Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ульяновск өлкәсендә резервчылар бергә җыелдылар

Элекке хәрби хезмәткәрләр гамәлдәге хәрби часть базасына сборга җыелдылар. Марий Элдан, Удмуртиядән һәм Татарстаннан меңләгән резервчы өч атна буена хәрби хезмәт күнекмәләрен искә төшерделәр, ашыгыч хезмәт узганда өйрәнгәннәрен камилләштерделәр.

Резервчыларны өч локациягә бүлделәр. Кемгәдер казармаларда яшәү бәхете елмайды, кайберәүләргә махсус ясап куелган модульләрдә төрле шартларда да яши алу мәктәбен узарга туры килде. Анда мичне утын ягып җылытырга, суны барып алырга һәм көнкүреш мәсьәләләрен үзеңә җайлаштырырга кирәк булды. Дөресен генә әйткәндә, модульләрдәге көнкүреш шартлары шактый катлаулы иде. Батальон командиры үзе дә резервчылардан, ул безне “Тайга батальоны” дип йөртте. Ярый инде арабызда кыр шартларында яшәү тәҗрибәсенә ия булганнар бар иде. Һәм бу баштагы көннәрдә армия тормышына яраклашырга ярдәм итте. Безне урнаштырган модульдә солдатлар һәм сержантлар белән бергә офицерлар да яшәде. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән резервчылар һәммәсе дә бер түбә астына җыелдылар. Язмыш кушуы шулай булгандырмы, әллә башка көчләр йогынты ясагандырмы - безнең взвод бер дә җиңел дип әйтеп булмый торган көнкүреш шартларында рухи яктан көчле булганга һәм берберебезне аңлый алганга егерме көн буена хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын һәм җитешсезлекләрен җиңел кичерде. Һәркайсыбызның да бетмәс-төкәнмәс юмор хисенә ия булуы һәм кыен мизгелдә шунда ук ярдәмгә килергә әзер торуы безне берничә көндә тату коллективка әверелдерде. Утын табу һәм аны әзерләү бик күп вакытны алды, бу безнең өчен көтелмәгән хәл иде. Без үз-үзебезне, шаярып, “Утын кисүчеләр гаскәре” дип йөрттек.

Беренче атна оешкан төстә узды. Резервчылар форма, корал һәм обмундирование алдылар, теоретик шөгыльләр үткәрелде. Иң кызыклысы икенче атнадан башланды. Көн саен диярлек корал алдык һәм төрле шартларда сугышу күнекмәләрен үзләштердек. Моннан тыш ату оештырылды, анда һәркем дә, пистолеттан алып гранатага кадәр, төрле коралдан атып карый алды. Гранаталар еш кына атылмый калды. Аның каравы автоматлар шәп атты. Легендар “Калашников” автоматыннан ату өчен 21 патрон бирделәр. Өч позициядә - яткан килеш, утырып һәм баскан килеш берәм-берәм аттык. Мәҗбүри шарт - рубежда булучыларның барысы да бронежилет һәм каскадан булырга тиеш. Ерак арага граната ыргыту өчен гамәли күнекмәләрне ныгытуда тагын бер мәйданчык оештырылган иде. Сүз уңаеннан гранатаның чын түгел, өйрәнү өчен генә булуын, әмма аның шактый шәп шартлавын билгеләп үтәргә кирәк. Үзеңне имгәнүләргә дучар итмәс өчен гранатаның чекасын ашыкмый-кабаланмый гына җайлап алырга кирәк иде. Сборларны оештыручылар каршылыклар полосасы турында да онытмаганнар. Ул үзе катлаулы түгел иде, әмма берничә кеше, сынауны мөмкин кадәр тизрәк узып, яхшы билге алу өчен артык кызып киттеләр һәм абындылар. Спорт белән озак вакыт шөгыльләнмәгәндә кешенең хәрәкәт координациясе үзгәрә. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү теләге һәм мөмкинлеге бөтен кешедә дә булмый шул.

Атыштан соңгы берничә көндә урманда тактик шөгыльләр уздырылды, анда засадага эләккәндә ничек сугышырга кирәклеген өйрәндек. Марий Эл республикасыннан 2000 нче еллар башында Кавказда ашыгыч хезмәт узган тәҗрибәле инструктор төрле күрсәтмәләр бирде һәм сугышта килеп чыга торган теге яки бу хәлдә ничек эш итәргә кирәклеген җентекләп аңлатты. Гамәли күнекмәләрне сынап карау теорияне тыңлауга караганда күңеллерәк булды. Бер көнне кешеләрдән тыш техника да эшкә җигелде. Бронетранспортер резервчылар булган окоплар тирәсеннән узды. Резервчылар “граната” ыргыттылар һәм БТРга Калашников автоматыннан буш патроннар белән аттылар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу - Россиянең яңа тарихында кеше резервын мобилизацияләп уздырылган шундый массакүләм беренче сборлар булды. Сборлар тәмамланып, соңгы тапкыр сафка тезелгәч, сугышчан әзерлектә аеруча тырышлык күрсәткәннәргә грамоталар тапшырдылар һәм чираттагы хәрби званиеләр бирделәр. Ә инде тантана тәмамланганнан соң барысы да, “ура” кычкырып, махсус чакырып китерелгән оркестр уйнавын тыңлыйтыңлый гаиләләре янына, гадәтләнгән тормышларына ашыктылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев