Ул үзенең чыгышларына бөтен иҗат көчен, дәртен, сәләтен сала
Биектау районының үзәк мәдәният йортында ел да оештырыла торган “Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсының район этабы узды. Заманча эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң эреләрдән санала һәм Татарстанда яшәүче яшьләргә үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Анда катнашучылар арасында безнең редакция хезмәткәре Камила Сафарова да бар иде. Аның фестивальдә беренче генә тапкыр катнашуы түгел, Камилла хәтта “Эмканто” триосы составында республика этабында җиңүче дә булган.
Камилла Сафарова - быел фестивальнең иң тәҗрибәле катнашучысы. Яшь чикләүләре буенча ул конкурста соңгы тапкыр катнаша, шунлыктан анда җиңү теләге бик зурдан. Сәхнәгә чыккан саен аның барысыннан да яхшырак җырлыйсы килә. Бу өлкәдә тәҗрибәсе зур булуга карамастан, Камилла һәр чыгышына да зур җаваплылык белән әзерләнә.
- Ч ы г ы ш л а р г а м и н һәрвакытта да бик җентекләп әзерләнәм. Бу конкурста катнашуым яки катнашмавым да мөһим түгел. Нәкъ спортчылардагы кебек - спортчы күнегүләр белән шөгыльләнүен туктатса, аның нәтиҗәсенең нинди булачагы алдан ук билгеле. Бездә дә шулай. Безнең чыгышлар ярышка тиң, ә тавыш - мускул, аның өстендә даими эшләргә кирәк. Әгәр дә мускулларга ярдәм итеп, күнегүләр ясап тормасаң, нәтиҗәсенең бик күңелсез булуы ихтимал, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Камилла Сафарова.
Бу юлы көтелгән нәтиҗәгә ирешелде - Камилла җиңел генә зона этабына узды. Чыгышларга бәяне абруйлы жюри бирде, аның составында “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге җитәкчесе Наталья Кутенина да бар иде. Сүз уңаеннан әйтеп китик инде - Наталья Александровнаның бу көнне туган көне иде һәм ул аны чынлап та бәйрәм атмосферасында билгеләп үтте.
- Бу конкурс минем өчен үзенчәлекле бүләк булды. Иртәдән үк сайлап алу турлары узды. Башта хореография, аннары - вокал. Менә шулай көне буе концерт дәвам итте, - диде “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге җитәкчесе Наталья Кутенина.
Иҗади сайлап алу берничә яшь төркемендә бара. Аның нәтиҗәсе буенча “хореография”, “вокаль ансамбльләр”, “вокал-соло” һәм “конферанс” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгелиләр. Район конкурсында катнашу өчен барлыгы 80 гариза килгән булган, ә бу 200ләп катнашучы дигән сүз. Иң талантлылар март аенда Арчада зона этабында көч сынашачаклар.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев