Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул да үз сукмагын Биектаудан башлаган

Сукмакны бит кайчандыр Кешеләр салып үткән. Димәк, сукмак салырга Безгә дә чират җиткән, - ди Рафис Корбан балалар өчен язылган бер шигырендә. Без - Рафис Корбанның якташлары - ул сукмакның нәкү менә Битаманнан башланганы белән чиксез горурланабыз. Биектау районы Битаман авылында язучы рафис Корбан иҗатына багышланган кичә узды. Ул язучы,...

Сукмакны бит кайчандыр
Кешеләр салып үткән.
Димәк, сукмак салырга
Безгә дә чират җиткән, -
ди Рафис Корбан балалар өчен язылган бер шигырендә. Без - Рафис Корбанның якташлары - ул сукмакның нәкү менә Битаманнан башланганы белән чиксез горурланабыз.
Биектау районы Битаман авылында язучы рафис Корбан иҗатына багышланган кичә узды. Ул язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе буларак милли мәдәниятне, татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес.
Юбилей кичәсен балалар ачып җибәрде. Алар Рафис Корбан сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә, җырларында туган якны, аның табигатен, кешеләрен данлый.Үзе дә туган җирдән көч-кодрәт, илһам алып иҗат итә.
Рафис Корбан моннан 60 ел элек Кече Битаман авылында туа. Узган ел гына авылда яңа мәдәният йорты ачылган иде. Әлеге чара да шул мәдәният учагында барды.
"Бу минем туган җирем. Бүген безнең арада минем бик күп дусларым җыелган. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән килделәр. Аларны да минем гүзәл җиремне күрсәтергә дип бирегә алып кайттым", - диде язучы. Кунаклар Казахстаннан, Кабардино-Балкариядән, Чуаш иленнән, Мари иленнән, Якутиядән килгән иде. Алар барысы да якташыбызны зурлап, аны үстергән туган җирен данлап котлау сүзләре җиткерделәр.
"Рафис Корбан - татар халкының күренекле шагыйре, язучы. Ул минем укучым. Без икебез дә балалар өчен язабыз. Бүген ул әдәбиятта Габдулла Тукай, Шәүкәт Гәлиев традицияләрен дәвам итә. Рафис Корбан татар халкының милли-мәдәни, социаль тормышына зур өлеш керткән кеше", - диде шагыйрь, журналист, сәяси эшлекле Роберт Миннуллин.
Юбилей көнендә кеше үзе бүләкләр алырга күнеккән. Ә Рафис Корбан үзе зур бүләкләр белән кайткан иде. Ул үзенең 60 еллыгына ике китап чыгарган. Аның берсе элеккеге Дөбьяз районыннан чыккан күренекле кешеләргә багышлана. Шагыйрь аларны район китапханәләренә таратты.
Белешмә:
Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) 1957 елның 1 гыйнварында Биектау районы Кече Битаман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.
Рафис Корбан мәктәп елларында ук үзенең шигырьләрен балалар журналларына, газеталарына җибәреп бара. Алар барысы да матбугатта урын ала. Рафис Корбан эшчәнлеген Буа район газетасында корреспондент булып башлап, Татарстан радиосында, Татарстан китап нәшриятында, "Әкият" татар дәүләт курчак тетарында, "Сабантуй" газетасында, Татарстан Язучылар берлегендә һәм башка бик күп җирләрдә эшләргә җитешкән язучы.
1987 елда аның «Буран кайда йоклый?» дигән балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Ул 20 дән артык китап авторы. Аның ватанпәрвәрлек белән сугарылган шигырьләре татар халкының милли гимнына әверелде.
Татарстан сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйре Рафис Корбан 2012-2016 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. 2015 елда шагыйрьнең «Рафис Корбан шигырьләре» исемле китабы Г.Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде. 60 еллык юбилее уңаеннан Рафис Корбанга Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Аның иҗаты Ш.Маннур һәм А.Алиш премияләренә лаек булды. 2006 елда Рафис Корбанга "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев