Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган телне ярату бик зур көчкә ия

Биектау районы туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Идел буе дәүләт академиясе базасында узган “Туган тел” осталык дәресе Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында беренче урынны алды. Конкурста рус, татар, мари, чуваш телләре - туган телләр укытучылары катнашты. Читтән торып уздырылган этап узган ел ук үткән иде, турыдан-туры катнаша торган этап пандемиягә бәйле рәвештә башка вакытка күчерелде һәм ул шушы көннәрдә генә тәмамланды. Безнең районнан бәйгедә Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова катнашты.

- Эльмира Мирбатовнаны без бик яратабыз. Ул безне һәрчак хуплап, күңелне күтәреп тора, һәр гамәлебезгә тиешле юнәлеш бирергә тырыша, - диде үзенең педагогы турында 11 нче сыйныф укучысы Гөлназ Фәтхрахманова.

- Эльмира Мирбатовна янына һәрвакытта да киңәш сорап килергә була, ул беркайчан да кешене кире борып җибәрми. Аның белән төрле темаларга сөйләшергә мөмкин, ә шул ук вакытта дәресләрдә дисциплина әйбәт, тәртип бозучылар юк, - дип өстәде 11 нче сыйныф укучысы Диана Закирова.

Балалар әле тагын да сөйли алырлар иде, әмма дәрес башланды. Эльмира Әхмәтҗанова әле мәктәптә укыганда ук укытучы булу турында хыялланган. Хыялын тормышка ашыру өчен педагогика университетына укырга кергән. Быел инде аның укытучылык хезмәте белән шөгыльләнә башлавына 20 ел булган. Шушы еллар дәверендә ул һәрвакыт рус теле һәм әдәбиятын укыткан, башта Биектауның икенче гомуми урта белем бирү мәктәбендә, соңыннан - дүртенче мәктәптә. Кайда гына эшләсә дә, төп максаты телгә мәхәббәт һәм аны укучыларына җиткерү булган.

- Минем өчен иң мөһиме - туган телнең бар матурлыгын күрсәтү, уку белән кызыксындыру, - дип үз фикерен белдерде Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова.

Илнең төрле төбәкләреннән 50 дән артык укытучы катнашкан дәрәҗәле Бөтенроссия конкурсында җиңү яуларга да аңа нәкъ менә үзе укыта торган фәнен ярату, телне хөрмәт итү ярдәм иткән дә. Бәйгедә укытучылар осталык дәресләре уздыралар, дәрестән соңгы эшчәнлек проектларын яклыйлар. Шулай ук туган телләрне өйрәнү һәм саклау проблемалары буенча түгәрәк өстәлдә катнашалар. Эльмира Мирбатовнаның педагоглык стажы зур булу белән беррәттән, тагын бер өстенлеге була. Үз укучыларына ул рус теле һәм әдәбиятының гүзәллеген туган якны өйрәнү музее ярдәме белән ача.

- Минем төп проектым - мәдәниятләр диалогы. Ул нәкъ менә Туган якны өйрәнү музее эше белән бәйле. Барлык экспонатларны да диярлек шәхсән үзем тупладым, шунлыктан алар минем өчен бик якын һәм кадерлеләр. Бу - минем мавыгуым, - дип сөйләде Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова.

Мәктәп музеен рус теле һәм әдәбияты укытучысы үз көче белән туплый, биредә республиканың Биектау һәм Кукмара районнарыннан җыелган экспонатлар тупланган. Бишекләр, бала арбалары, уклау, көнкүрештә һәм йортта кулланыла торган әйберләр - алар һәммәсе дә укучыларга белем бирүдә файдаланыла, шул ук вакытта алар укытучының горурлыгы да булып тора.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев