Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган телләр фестивале талантларны үзенә җыйды

Биектау районында Туган тел көнен билгеләп үттеләр. Биектауның 1 нче һәм 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә мәктәп күләмендәге чаралар уздырылды. 2021 нче елда укучылар Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысларында үзләренең иң яхшы җырларын, биюләрен башкардылар, чыгышларын күрсәттеләр. Ә бу юлы алар бер урында һәм бер үк вакытта туган телләр фестиваленә җыелдылар.

Үзенең сәхнәгә чыгар вакыты җиткәнне көткән арада Камил Ганиев рус милләтенең традицияләрен өйрәнә. Бу юлы ул үзен беренче тапкыр тукучылыкта сынап карады. Бердо - зур “тарак”, аның ярдәмендә тар билбау яки тасма тукырга була.

Ә икенче урында тукыма кисәкләре - корамадан әйберләр тегү, беләзекләр үрү, милли баш киемнәре - түбәтәй һәм калфакларны ничек тегүләрен карап торырга, татар халкының милли ризыкларын әзерләү серләре турында белергә мөмкин булды. Андагы матурлыктан хәтта күзләр камашты!

Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендәге коридорларның берсендә чын могҗизаны күрергә мөмкин булды. Биредә картиналарга җан өрделәр. Укучылар күптәннән таныш матур әдәбият әсәрләрен гәүдәләндерделәр. Мәсәлән, кечкенә Апуш ролен дүртенче сыйныф укучысы Айдар башкарды. Нәни Тукай сурәтләнгән картина аңа туган тел дәресләреннән таныш.

- Укучыларга да, укытучыларга да кызыклы булсын өчен без ел саен чараны үзгәртергә, башка төрле итеп оештырырга тырышабыз. Быел туган телләр фестивале үткәрергә булдык. Ул “Милләтем - горурлыгым” дип атала. - дип сөйләде Биектау районы мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Сәлимә Юнысова.

Бу көнне фестивальгә чаралар “калейдоскобын” - Биектау районы мәктәпләре укучылары Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына әзерләгән иң яхшы осталык дәресләрен һәм иҗади чыгышларны туплаганнар иде. Күңелләрне алгысытып, районыбызда яшәүче халыклар - рус, чуваш, әрмән һәм, әлбәттә, татар халык җырлары, көйләре яңгырап торды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев