Туберкулез турында ниләр белергә кирәк һәм аннан ничек сакланырга?
Сыерларда туберкулез авыруы дәваланмый. Мондый очракта мөгезле эре терлекне суялар. Авыру сыердан алынган сөт продуктлары утильләштерелә. Хуҗалыкларга бу бик зур икъдисади зыян китерә. Сыер абзарларында туберкулез таякчыгын булдырмас өчен ветеринария табиблары елына ике тапкыр терлекләрне тикшереп чыгалар.
“Битаман” хуҗалыгы - Биектау районында алдынгы хуҗалыкларның берсе. Биредә 500ләп сыер асрала. Ветеринария табиблары аларның сәламәтлеген һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар. Яшь белгеч Маргарита Трифонова кайчандыр бирегә Казаннан күченеп килгән булган һәм моңа бер дә үкенми. Без фермага килгән көнне ул түләмә (сибирская язва ) авыруыннан вакцина ясый.
- Бездә сыерлар холыксыз түгел. Алар белән эшләве җайлы. Үз вакытында минем зур комплексларда эшләгәнем булды, шунлыктан моның кадәрле эшне башкаруы миңа бер дә авыр түгел, - дип сөйләде “Битаман” хуҗалыгы ветеринария табибы Маргарита Трифонова.
Сыерларга вакциналар ясау диагностика белән бер үк вакытта бара. Тәҗрибәле ветеринария табиблары “читка” алып баралар. Ветеринарлар телендә бу моңа кадәр препарат кертелгән урынны тикшерү дигәнне аңлата.
Ти р е г ә п р о б а я с а у терлекләрдә туберкулез булу-булмауны тикшерүнең төп алымы булып тора. Вакцина ясаласы урындагы йонны кыркыйлар һәм туберкулинлы энәне кадыйлар.
- Укол ясаганнан соң 72 сәгать узу белән аның нинди реакция бирүен тикшерәбез, шешкәнме-юкмы - карыйбыз. Хәзерге вакытта шеш юк. Әгәр барлыкка килсә, кутиметр кулланабыз. Аның белән шешнең зурлыгын үлчибез. Әгәр дә ул 3 миллиметрдан зуррак булса, сыерда туберкулезга уңай реакция булган, дип санала, - дип аңлатты Биектау район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Рамазан Гайсин.
Шикле реакция биргән мөгезле эре терлек бер айга диярлек башка терлекләрдән аерым урнаштырыла. Терлекне шунда ук суярга озатмыйлар. Башта ул берничә этапта тикшерү уза. Уңай реакция булганда бары өч айдан соң гына ул ясалма үлемгә дучар ителә.
“Битаман” авыл хуҗалыгы предприятиесендә авыру йоктырган маллар булуы ачыкланмады. Рамазан Гайсин әйтүенчә, район гомумән алганда бу мәсьәләдә имин санала.
Туберкулез - кешегә дә, терлекләргә дә йога торган авыру. Сыерларның да, кешеләрнеке кебек үк, организмы хәлсезләнә һәм алар йөткерә башлыйлар. Андый терлекләрдән алынган сөт ризыкларын ашарга ярамый. Шунлыктан, организмга туберкулез таякчыгын кертмәс өчен, продуктларны очраклы кешеләрдән түгел, тиешле сертификатлары булган сатучылардан гына алырга кирәк.
Авыру барлыкка китерүче таякчык сөттә 10 көн, әче сөт ризыкларында 3 атнага кадәр, ә туңдырмада 6 елга кадәр яши.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев