Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Түшәмнән тамчы тама, диварлардан су ага...
Биектау авылындагы бер йортның алгы ягын тоташ боз каплаган. Су электрүткәргечләр буйлап агып төшә дә, кирпеч стеналарга ябышып ката. Эчкә дә үтеп керә һәм фатирларда обойларны юешләтеп бетерә, пычрак таплар калдыра.
Биектау авылының Луговая урамында урнашкан 4 нче йортта яшәүчеләр үзләрен боз сараендагы кебек хис итәләр. Беренче подъездның алгы ягында коточкыч боз сөңгеләре эленеп тора. Тышкы якта боз эри башлаганда су стенадагы ярыклардан фатирларга үтеп керә.
Лариса Бурмистрова бу йортка моннан өч ел элек күченгән. Барысы да тәртиптә булган. Фатирында ремонт ясап бетерүгә түшәмнән су үтүен күреп алган. Су тамчылары стенага төшмәсен өчен бүрәнкә ясап куйган.
- Хәзер мин аптырашта, нишләргә дә белмим. Өч атна инде тынгы күргән юк. Кар эреп беткәнне тагын өч ай көтәсе булса нишләргә? Миңа кем ремонт ясар һәм зыянны кем каплар? - дип борчылып сөйләде Луговая урамындагы йортта яшәүче Лариса Бурмистрова.
Николай Новожилов - Ларисаның югары каттагы күршесе. Өске кат булганлыктан, проблеманың зурлыгы биредә яхшырак күренә.
- Беренче тапкыр түбәдән су өч еллап элек ага башлады. Өйнең почмагы юпьюеш иде, - диде Николай Новожилов.
Быел мондый хәл тагын кабатланган. Николай су тапларына әллә ни борчылмый. Апрельдә ул бу фатирыннан китәчәк, шуңа күрә ремонт ясап тормаска булган. Проблеманы фатирның булачак хуҗаларына хәл итәргә туры киләчәк.
Без 4 нче номерлы йортның “Комфорт” идарә итүче компаниясенә каравын ачыкладык һәм җитәкчеләрнең түбәдән ни өчен су агуның сәбәбен аңлатуларын үтендек. Компания вәкиле сүзләренә караганда, мәсьәлә түбәнең конструкциясенә бәйле.
- Эш шунда, түбәнең конструкциясе башта ук су су агып төшә торган торбалар буйлап китәрлек итеп ясалган булган. Су торбасының эчендә боз катканлыктан, су бинаның арткы стенасын каплый башлаган. Быел анда ремонт планлаштырыла, шунда проблема да хәл ителер, чөнки түбә башка конструкциядә - сөзәк һәм калайдан булачак. Шулай ук йортның алгы ягын да ремонтларга, отмостка ясарга, ишекләрен, электрүткәргечләрне, канализация торбаларын һәм салкын су җибәрү торбаларын да алыштырырга уйлыйбыз, - дип җавап бирде редакциягә “Комфорт” идарә итүче компания вәкиле Алмаз Мөхәммәтҗанов.
Ремонт эшләренә даими җылы көннәр башлануга ук керешәчәкләр. Ремонттан соң йортка икенче кыяфәт керәчәк.
Әлеге фотосурәтләрне безгә идарә итүче компания җибәрде. Су агып төшә торган торбалардан һәм газ торбаларыннан бозны төшергәннәр. Йортның алгы ягына кагылышлы вазгыять катлаулырак - кирпечкә зыян килүе ихтимал.
Түбә агудан килгән зыянны каплауга килгәндә идарә итүче компания мәсьәләне аерым хәл итүне сорый. Үзләренең гаебе булган урыннарда җаваплылыктан качмыйлар. Һәм Ларисаны, әлбәттә, игътибарсыз калдырмаячаклар.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев