Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Төрле төстәге йомыркалар - бөек бәйрәм билгесе

Биектаулылар 24 нче апрельдә узачак православие динен тотучылар бәйрәменә әзерләнәләр. Изге Богородица чиркәвендә 23:00 сәгатьтә төнге гыйбадәт кылу уздырылачак. 15:00дә ”Великая вечерня” булачак. Пасха чиркәү календарендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Әмма биектаулыларда конфессияара чикләүләр юк. Чөнки алар православие динендәгеләр белән бергә куличлар да пешерәләр, йомырка да буйыйлар.

Кулларына фломастерлар тотып, кызлар йомырка буяу эшенә керешәләр. Бу үзенә күрә бәйрәм алдыннан репетиция ясау. Алар арасында Вера гына рус милләтеннән. Ә менә Самира, Алина һәм Нелли өчен диннәрдә чикләр юк. Мондый иҗади “кич утырулар” вакытында кызлар Пасха турындагы белемнәре белән дә уртаклашалар.

Шунысы гаҗәп - якты бәйрәмнең төп символы нәкъ менә йомырка. “Дөрес” йомыркалар бары тик кызыл төстә генә булырга тиеш, дигән фикер бар. Аның сәбәбе Мария Магдалина белән бәйле. Христос яңадан терелгәннән соң ул бу хәбәрне дин тотмаучы Тиберийга хәбәр итәргә була һәм аңа йомырка бүләк итә. Император кулындагы йомырканың кабыгы кинәт кызыл төскә керә. Шунлыктан бу төс Иисус канын хәтерләтә дип санала. Әмма православие динендә пасха йомыркаларының төсе нинди булырга тиешлеге турында бернинди аерым кагыйдәләр дә юк.

- Йомырканы теләсә нинди төскә дә буярга мөмкин, әмма Пасханың иң зур бәйрәмнәрнең берсе булуын гына онытмаска кирәк. Ул барысыннан да өстенрәк. Шунлыктан йомырканы ниндидер матәм төсенә, әйтик, карага буярга кирәкми. Төсләр ничек ачыграк булса, шуның кадәр күңеллерәк, - дип сөйләде Биектау районы благочинные Алексей атакай.

- Матур итеп кәгазьгә төрелгәне дә, бизәкләр төшерелгәне дә, буягычлар салып пешерелгәне дә бердәй изге булып саналачак. Йомырка буяуның ким дигәндә 40 алымы бар. Иң гадие - иконалар рәсеме төшерелгән ябыштыргычлар сатып алу. Аларга кагылышлы фикерләр дә бар.

- Теләсә кайсы икона, хәтта иң кечкенәсе дә - изге әйбер. Аңа мөнәсәбәт тә шундый булырга тиеш – аны башка көнкүреш чүп-чары белән бергә ташларга кирәкми. Кайдадыр ипләп кенә яндырырга яки яндыру өчен чиркәүгә алып килергә кирәк. - дип ачыклык кертте Биектау районы благочинные Алексей атакай.

Йомырканы суган кабыгын җебетеп буяу - безнең районда яшәүчеләр арасында иң таралган алымнарның берсе. Социаль челтәрдә сораштыруда катнашучылар шулай дип җавап бирделәр. Ә безнең кызларыбыз бүген бөтенләй яңа алым уйлап таптылар - алар йомыркаларны фломастерлар белән буядылар һәм бик үзенчәлекле килеп чыкты.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев