Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
ТР Дәүләт Советы депутатлары мәктәп ашханәләре эшен тикшерделәр
Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы булды. Уртага салып сөйләшенә торган тема - республика мәктәпләрендә туклануны оештыру.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук әти-әниләр комитетлары составындагы әти-әниләр дә катнашты. Көн тәртибендә туклануга кагылышлы мәсьәлә - бүгенге көндә иң көнүзәк темаларның берсе. Февраль ае башланганнан бирле депутатлар республиканың кайбер мәктәпләрендә булып кайттылар, Татарстан картасында алар 1400дән күбрәк. Ә кичә алар Биектау районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче мәктәбендә булдылар.
Биектауның 4 нче мәктәбендә 10 нчы сыйныфта укучы Лилия Фәйзрахманова ризыкларны төрләндереп бирүләреннән канәгать. Менюны биредә укучылар үзләре сайлап алалар. Өлкән сыйныф укучылары өчен меню бертөрле. Әмма акчаны өстәп түләүчеләр ризыкларны сайлап ала алалар.
Өлкән сыйныф укучылары өчен республика бюджетыннан 8 сум субсидияләнә. Монысы бушлай бирелә торган ризыклар. Әгәр дә әти-әниләрнең тагын икенче төрле ризыклар өстәтәселәре килсә, ул чакта бәяләр көненә 70 сумга кадәр күтәрелә. Башлангыч сыйныфлар өчен меню гадәттәгечә төрле һәм бушлай.
Биектау районының 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе тагын республиканың игътибар үзәгендә. Бу - продуктлар Казандагы азык-төлек һәм туклану Департаменты тарафыннан җибәрелә торган үзәк белем бирү учреждениеләренең берсе.
Кунакларның сезне ничек ашаталар, дигән соравына балалар бердәм булып: “Тәмле ашаталар” - дип җавап бирделәр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәктәп укучыларының төшке ашларын шәхсән үзе бәяләде.
Ә л е г е м ә к т ә п н е ң депутатларның игътибар үзәгендә булган бердәнбер белем бирү учреждениесе булмавын да әйтеп китәргә кирәк. Депутатлар февраль аенда кайбер республика мәктәпләрендә булып кайтканнар. Тикшерүнең төп темасы - азык-төлек белән тәэмин итү һәм әзер ризыкларның сыйфаты. Мәктәпләрдә булуның нәтиҗәләрен шушы ук көнне Биектау районы башкарма комитетының утырышлар залында ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында тикшерделәр.
Спикерлар билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәпләренең 75 процентында шактый җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Әти-әниләр советы да бик уяу эш итә. Аның составына барлык 45 муниципаль район вәкилләре - балалары мәктәптә белем алучы әниләр һәм әтиләр керә. Ашаханәләр эшендәге кимчелекләрне, әлбәттә, алар барысыннан да яхшырак беләләр.
Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә карата ризасызлыклар юк. Өстәлләр чиста, аш пешерүчеләр ягымлы. Мәктәптә белем алучы бер укучы кызның әнисе Лилия Тухфатуллова шундый нәтиҗә чыгарды.
- Кызым ризыкларны бик тәмле әзерлиләр ди. Әле минем дә өйдә мәктәп ашханәсендәге шикелле ризыклар пешерүемне сораганы бар, - диде Лилия Тухфатуллова.
Әмма шулай да быелгы уку елында әти-әниләр башлангычы белән тикшерү уздырылды. Монысы инде Коркачык мәктәбендә. Әти-әниләр комитеты мармитның төзек булмавына игътибар иткән һәм шуның нәтиҗәсендә ризыклар өстәлгә салкын килеш куелган булган. Шулай ук уртанчылар һәм өлкән сыйныф укучыларына порцияләрнең киметелүен дә күрсәткәннәр. Туклану турындагы мәсьәлә республика Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тагын өйрәнеләчәк әле.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев