Тормышыңны уңай якка үзгәртүдә катнаш
Үзең яши торган авылга, авылдашларыңа яхшылык эшләргә теләүчеләргә бүгенге көндә бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Моның өчен авыл халкының проблемасын күрә белергә һәм шул проблеманы чишәргә алынырга гына кирәк. Заманча әйтсәк, теләкне социаль проект итеп формалаштыра беләргә кирәк. Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә кызыклы проектлар авторларына ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли. Алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга аша.
Авылның хәлиткеч проблемаларын хәл итәр өчен акча дәүләт тарафыннан бирелә. Әмма моның өчен проектны дөрес итеп эшләргә һәм гаризаны да дөрес язарга кирәк булачак. Күптән түгел Биектау районының туган якны өйрәнү музеенда мондый проектларны тормышка ашыру юлларына багышланган семинар узды. Семинар 3 сәгать дәвамында барды. Әмма ул вакыт семинарда катнашучылар өчен күз ачып йомган ара кебек кенә тоелды. Чөнки аларга бик күп файдалы мәгълүмат бирелде. Семинарны Гөлфия Мотыйгуллина һәм Нәфис Сираҗетдинов алып барды. Алар икесе дә социаль проектларны тормышка ашыру буенча тәҗрибәле экспертлар. Алар үзләре үк грант алу өчен халыктан килгән гаризаларны тикшерәләр, җитди проектларны грантка кадәр китереп җиткерү юлында ярдәм итәләр. Шулай итеп, алар республиканың социаль тормышын камилләштерү өлкәсенә миллионлаган сум акча китерәләр. Мондый экспертлар белән аралашу семинарда катнашучыларга да бик мөһим иде.
“Бу өлкә минем өчен ят түгел. Әмма проектлаштыру юнәлешендә белемне һәрвакыт камилләштереп торырга кирәк. Мондый эшне, иң беренче чиратта, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып башкарасың”, - ди семинарда катнашучы Розалия Сибгәтуллина.
Социаль проектлар һәрвакыт халыкны борчыган проблемалардан чыгып ясала. Иң мөһиме, схеманы аңлап, үз алдыңа максат куярга кирәк, диләр экспертлар. Проектларны төрле даирәләр өчен ясарга була: Бөтенроссия, республика, район күләмендә тормышка ашырыла торган проектлар. Хәтта аерым бер урам халкы өчен генә эшләнгәннәре дә булырга мөмкин.
«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» җитәкчесе, эксперт Нәфис Сираҗетдинов проектлар ничек туганын бик гади генә итеп аңлатып бирде: “Мәсәлән, кыш көне коммуналь хезмәт күрсәт торган предприятиеләр урамнарда карны чистартып өлгерә алмый. Бу очракта без ни эшлибез? Иң элек проблеманы билгелибез. Аны ике төрле юл белән хәл итеп була. Беренчесе, күршеләрне, урамда яши торган халыкны туплап, өмә ясыйбыз. Шунда ук матур, кәефне күтәрә торган музыкалар яңгыратабыз. Халык күңелле итеп үзенә файдалы эш башкара. Проблеманы хәл итүнең тагын бер юлы бар. Икенче юл инде проектчының фантазиясенә бәйле. Кар чистарта торган трактор яисә көрәкләр сатып алу өчен грантка проект эшләргә мөмкин”.
Биектау районында проблемалар байтак. Аларны социаль проектлар аша хәл итәргә мөмкин. Районда яшәүче һәркем үзенең яшәү һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшы якка үзгәртә ала. Моның өчен социаль проектлар өстендә күбрәк эшләү генә сорала. Соңыннан проектларның һәркайсы җентекләп карала, проектның бурычлары һәм максатларына, сметасына игътибар ителә. Мөһим проблемаларны хәл итүгә багышланганнары грант алуга кадәр барып җитә.
Энҗе Гәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев