Җылыту сезонына әзерлек инде тулысынча диярлек тәмамланган. Торбалар 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8 градус сакланганда бирелә дигән норма булса да, соңгы елларда әлеге күрсәткечкә артык игътибар итмиләр.
- Җылылык бирү турындагы карарны үзегез кабул итегез - вәзгыятькә, кеше мөрәҗәгатьләренә карап. Әгәр дә кемдер ниндидер кагыйдәләргә ишарәли икән, рәсми рәвештә белдерәм, аларга игътибар итәргә кирәкми. Ул киңәш формасын гына йөртә. Карарларны урында кабул итегез. Инде киләсе атнада көндезен +14, төннәрен +8 градус көтелә. Бу инде балалар бакчасына җылылык бирә торган температура, - ди Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
Татарстан Президенты да мондый карашны хуплый.
Нет комментариев