Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Төкле аягың белән кил, Яңа ел!

Тиздән Яңа ел! Биектау районында бәйрәм чаралары планы расланды да инде. Төп чараларның берсе - район хакимияте башлыгы белән берлектә уздырыла торган Чыршы бәйрәме. Ул 28 декабрьгә билгеләнгән. Чыршы бәйрәменә районның иң-иңнәре: уку алдынгылары, талантлы балалар, район спортчылары һәм башкалар катнаша. Быелгы бәйрәмдә, шулай ук, учреждение һәм оешма вәкилләре дә...

Тиздән Яңа ел! Биектау районында бәйрәм чаралары планы расланды да инде.

Төп чараларның берсе - район хакимияте башлыгы белән берлектә уздырыла торган Чыршы бәйрәме. Ул 28 декабрьгә билгеләнгән. Чыршы бәйрәменә районның иң-иңнәре: уку алдынгылары, талантлы балалар, район спортчылары һәм башкалар катнаша. Быелгы бәйрәмдә, шулай ук, учреждение һәм оешма вәкилләре дә булачак.

«Бу уңайдан серне чишми булмый, - ди район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов. - Шоу-тамашада районның бик күп оешма вәкилләре катнашу теләге белдерде. Аларның тагын нинди «һөнәрләре» бар - бәйрәмдә күрербез инде».

31 декабрьдә Җиңү паркында бәйрәм дискотекасы оештырыла. Паркта фейерверклар шартлату өчен махсус куркынычсызлык зоналары булдырылган.

Ринат Сабирҗанов сүзләренә караганда, Кыш бабай күчтәнәчләре турында да алдан уйланылган. Күчтәнәчләрне районның барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалары, мәктәп укучылары һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең балалары алачак. Спонсорлар ярдәме белән барлыгы 7,5 мең бүләк әзерләнгән.

Исегезгә төшерәбез, район Башкарма комитеты үзенең ноябрь аенда кабул иткән карары белән урамнарны, биналарның алгы ягын, өй алларын Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан иткән иде. 29 декабрьдә «Биектау» спорткомплексында бәйге җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Иң яхшы дип табылган дизайнерларга акчалата бүләкләр тапшырыла.

Алия Хәйретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев