Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиздән Салих Сәйдәшевның яңа музее ачылачак (+ФОТО)

Бүген Биектау районының Өбрә авылында Салих Сәйдәшевның музеен ачу буенча район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Исегезгә төшерәбез, әле 2016 елның 17 августында гына татар профессиональ музыкасына нигез салучы, дистә елларга алдан аның үсеш юнәлешләрен билгеләүче бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның музеена нигез салу тантанасы булган иде. Ә хәзер...

Бүген Биектау районының Өбрә авылында Салих Сәйдәшевның музеен ачу буенча район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Исегезгә төшерәбез, әле 2016 елның 17 августында гына татар профессиональ музыкасына нигез салучы, дистә елларга алдан аның үсеш юнәлешләрен билгеләүче бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның музеена нигез салу тантанасы булган иде. Ә хәзер инде аны ачу тантанасына әзерлек эшләре бара.

Бөек композиторның музее авылда элекгрәк тә бар иде. Ул композиторның бабасының нигезендә, узган гасырның 70 нче елларында эшли башлаган булган. Тик еллар узган саен бина таушала, яраксыз хәлгә килә, һәм, нәтиҗәдә, җимерелә. Авыл халкы музей тиз арада гына торгызылмас дип борчыла. Тик бөтен кайгырулар юкка булып чыга.

Яңа музей бинасы 2017 елның 18 маенда ачылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев