Әтисен үтерүчегә хөкем карары чыгарыла
2022 елның 20 февралендә Ямаширмә авылында коточкыч вакыйга булган иде. Зөфәр Сәмигуллин исерек хәлендә әтисенең муенын борып үтерә. Улы даими рәвештә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан була. Әлбәттә, аның әти-әнисе улларын бу халәттән ничек тә алып чыгарга тели һәм һәрвакыт исерек улларына карата канәгатьсезлек белдереп яши. 20 февральдә инде чираттагы бәхәс кайтарып була алмаслык җинаять белән тәмамалана. Җинаятьченең апасы сүзләренә караганда, Зөфәр Сәмигуллин әтисе белән әнисенә исерек килеш даими рәвештә кизәнеп, аларны куркытып яши.
“Биектау район суды әлеге вәхшилеккә карата Россия Федерациясе җинаять кодексының 105 нче мәддәсе 1 бүлеге (кеше үтерү) нигезендә җинаять эше кузгатты. 2022 елның 20 февралендә Сәмигуллин исерек килеш әтисен үтерә”, - дип билгеләп үтте Биектау район суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова.
“Сезнең сүзләргә караганда, 20 февральдә кичке бишләр тирәсендә әниегез Сезгә абыегызның каты исерек хәлдә котыра башлавы турында хәбәр итә. Сезгә абыегызның әти-әниегезне идәнгә салып яный башлаганы да билгеле була”, - дип мөрәҗәгать итте җинаятьченең апасына Биектау район суды рәисе Рәис Гаязов.
Әнисе шалтырату белән кызы аңа күршеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән киңәш бирә. Күршеләре Рәдиф Гайнетдинов шунда ук йөгереп кереп җитә, әмма ул кергәндә эш узган була инде. Зөфәр Сәмигуллин әтисенә карата коточкыч җинаятьне кылып өлгергән була.
“Җинаятьче әтисен үтергән вакытта мин әле килеп җитмәгән идем”, - дип җавап бирде Рәдиф Гайнетдинов. – Миңа әлеге трагедия турында хәбәр иттеләр һәм мин кичекмәстән шунда чаптым. Мин кергәндә Зөфәрнең әтисе диванда ята иде”.
Рәдиф Гайнетдинов сүзләренә караганда, ул кичне Зөфәр әтисен үтерүдә үзенең гаебен танымый. Әмма җинятьченең гаебе күптән исбатланган. Бүгенге суд утырышы әлеге эш буенча соңгысы түгел. Киләсе утырышта җинаятьчегә хөкем карары чыгарылачак. Ул 6 елдан алып 15 елга кадәр гомерен төрмәдә үткәрергә мөмкин.
Эрнест Абдулаев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев