Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әти-әни булу - зур бәхет

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә тормышта кыен хәлдә калган гаиләләр бушлай ярдәм ала алалар. Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга балалар ризыклары, караватлар, коляскалар һәм башка әйберләр бирәләр. Мондый күркәм гамәл “Әти-әни булу - бәхет” дип аталган социаль проект кысаларында мөмкин булды.

Нуркуловлар гаиләсе турында алар иркен, мул тормышта яшиләр дип әйтеп булмый. Күп кенә яшь гаиләләр кебек, аларга да җиңел түгел. Үз фатирлары юк, кеше фатирына кереп торалар, киләчәктә аны үзләренә сатып алу турында хыялланалар. “Әти-әни булу - бәхет” социаль проекты нәкъ менә шундый гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырылган да инде. Әлеге проект кысаларында тормышта кыен хәлдә калган гаиләләргә рухи һәм матди ярдәм күрсәтелә.

- Без яшь гаилә. Гаилә корып яши башлаганда кайвакыт кыен була, шунлыктан без социаль ярдәм Үзәгенә мөрәҗәгать иттек, безгә карават, ходунки һәм баланы утыртып ашату өчен урындык кирәк иде, - диде Энҗе Нуркулова.

Болардан тыш, мондый гаиләләргә ай саен балалар ризыгы һәм памперслар да бирәләр һәм бу янга калган акчаны торак алу өчен тупларга мөмкинлек бирә.

- Әлеге гаилә белән без күптәннән таныш. Алар икесе дә ишле гаиләләрдән. Гаиләгә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә тырышабыз: ашамлыклар бирәбез. Гаилә проектта катнаша. Аларны төрле чараларга да чакырабыз һәм алар теләп киләләр, - диде “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәгенең социаль эш белгече Ләйсән Галәвиева.

Социаль үзәк оештырган чараларга күпләр йөри. “Әти-әни булу - бәхет” проекты кысаларында “Өмет” Үзәгендә төрле шөгыльләр уздыралар. Биредә әни булу серләренә дә төшендерәләр. Әле теория генә түгел, гамәли як та күздә тотыла.

- Бездә бер бүлмә йөкле хатынкызларны өйрәтү өчен җиһазланган. Ул бүлмә “Ана белән бала” дип атала. Биредә без район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән шөгыльләр уздырабыз, йөкле хатын-кызларны баланы биләүгә төрергә, имезергә, ашатырга өйрәтәбез, - диде “Өмет” Үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Розалия Гайнетдинова.

Мондый шөгыльләр яңа туган балалар санын арттыруга һәм балаларны тәрбияләү өчен гаилә мохитен саклап калуга юнәлтелгән. “Әти-әни булу - бәхет” социаль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә йөздән артык йөкле хатын-кыз белгечләрдән квалификацияле ярдәм алды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев