Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Терроризмга каршы көрәш- күмәк эш тау күчерә!

2016 елның 3 августыннан 10 сентябренә кадәр Биектау муниципаль районында "Терроризм һәм экстремизм -җәмгыятькә куркыныч яный" дигән террорга каршы айлык үтә! Әлеге айлыкны Биектау районы Террорга каршы көрәш комиссиясе район прокуратурасы белән берлектә оештыра. Айлык милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизмга һәм террорлыкка каршы чаралар күрү, иҗтимагый фикер булдыру максатыннан...

2016 елның 3 августыннан 10 сентябренә кадәр Биектау муниципаль районында "Терроризм һәм экстремизм -җәмгыятькә куркыныч яный" дигән террорга каршы айлык үтә!

Әлеге айлыкны Биектау районы Террорга каршы көрәш комиссиясе район прокуратурасы белән берлектә оештыра. Айлык милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизмга һәм террорлыкка каршы чаралар күрү, иҗтимагый фикер булдыру максатыннан уздырыла.

Әлеге айлык кысаларында 17 август Биектау муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Әнәс Шакиров һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зөлфия Сафина районыбыз мәчетләрен йөреп чыктылар. Максатлары- дин йортларының торышы, андагы дини китаплар белщн танышу һәм мәчетләрдә халык белән, бигрәк тә яшьләр белән уздырылган эшләр турында сөйләшү.

Биектау районы Үзәк мәчете имам- хатыйбы Фәрит хәзрәт белән узган әңгәмәне хәзрәт ислам диненең тынычлык дине икәнлеген искәртеп китүдән башлады. "Мәчеттә өлкәннәр һәм яшьләр белән шактый күп эш башкарыла. Биредә уздырылган курсларга шактый гына кеше йөри. Шунысы сөендерә, алар арасында төрле яшьтәге кешеләр: абый- апалар, егет-кызлар, балалар бар. Алар биредә гарәп телен, ислам шәригатен (фикһ), Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләрен (тәҗвид фәне), Коръәннән сүрә- аятьләр өйрәнәләр. Уку әсбаблары Татарстан Республикасы Диния нәзарәте мәчет- мәдрәсәләрендә укытырга киңәш итә торган әсбаблардан гыйбарәт. Әлеге курсларны бетерүчеләр арасында Казан мәдрәсәләренә дә керүчеләр бар",- дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Тагын шунысы игътибарга лаек, Биектау районы мәчетләрендә ислам диненең татар халкына хас булган Хәнәфи мәзһәбен (сөнни исламның дүрт мәзһәбенең берсе) киңрәк җәелдерү, республикага үтеп кергән башка дини юнәлешләргә чик кую максатыннан бу темага кагылышлы вәгазь-чыгышлар да уздырыла.

Биектау муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Әнәс Шакиров районда дин торышына, төрле дин вәкилләре, руханилар белән даими эш алып барылуы турында, аларга ярдәм күрсәтелүе турында әйтеп китте. Мисал өчен, хәзерге вакытта иганәчеләр һәм район хакимияте ярдәмендә Биектау үзәк мәчетенең түбәсен төзекләндерү өстендә эшләр алып барыла.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зөлфия Сафина "Терроризм һәм экстремизм -җәмгыятькә куркыныч яный" айлыгы кысаларында шактый күп эш башкарырга өлгергәнлекләрен искәртте. Үзәк мәдәният йортында районыбызның төрле милләт вәкилләре катнашында "Без дуслык белән көчле" дип аталган концерт уздырылды, төрле авыл китапханәләрендә вакытлы матбугатта терроризмга каршы көрәш темасына бастырылган мәкаләләрдән күргәзмәләр оештырылды, Үзәк балалар китапханәсендә бөтендөнья терроризмы, аның килеп чыгышы турында, Беслан, Мәскәү һәм Волгоградта булган күңелсез вакыйгалар турында сөйләнде, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге буенча сораштыру үткәрелде.

Айлык әле дәвам итә. Аның барышында әлеге теманы яктырткан дәресләр, яшьләр акцияләре, китап күргәзмәләре, түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, диспутлар, уеннар, концерт-программалар, халык җыеннары үткәрү дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев