Түбәләрдән су агып, эшнең рәтен, өйнең ямен җибәрә
Биектау авылының Юбилейная урамындагы йортларның өске катларында яшәүчеләр чаң кагалар. Түбәләргә каткан боз эри һәм кар сулары фатирларга үтеп керә башлаган. Торак хуҗалары ширкәте рәисе үзе дә аптырашта һәм яз җиткәнне көтәргә киңәш итә. Идарә итүче компания капиталь ремонтка да өметләнә, хәтта имзалар җыярга да керешкәннәр. Тик аларны кемгә күрсәтәчәкләре генә аңлашылмый - чөнки йортка хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау нәкъ менә торак хуҗалары ширкәтенең үз вазифасы бит.
Юбилейная урамындагы 1 нче номерлы йортның эчендә ниләр булуын аның тышкы стеналарына карап та чамаларга мөмкин. Түбәдәге боз эреп, фатирларга агып төшә. Пининнар гаиләсе биредә дүртенче ел яши. Евгениянең әйтүенчә, мондый күренеш элегрәк тә булгалаган, тик элекке ТХШ рәисе проблеманы озакка сузмый хәл иткән һәм моңа кадәр барысы да тәртиптә булган. Агымдагы ел башында, түшәмдә таплар барлыкка килгәннән соң, 5 нче каттагы фатирда яшәүче “Авангард” торак хуҗалары ширкәтенә мөрәҗәгать иткән. Әмма эшчеләр боз сөңгеләрен генә бәреп төшергәннәр, ә түбәдәге боз үз урынында калган.
- Юеш тап зурайганнан зурая башлады. Асылмалы түшәмнән суны агызып алырга туры килде. Проблема беркая да китмәде, чөнки боз кузгатылмады, үз урынында калды. Һава торышы җылыну белән су фатирга гөрләвек хасил итеп ага башлый. Кинәт җылытып җибәрсә, без су эчендә калачакбыз. Әлегә көннәр салкын торганда көненә яртышар литр су җыела, - дип сөйләде Евгения Пинина.
Бу ханым электрүткәргечләр һәм балалар бүлмәсендәге түшәм өчен аеруча борчыла. Асылмалы түшәм астында ни булуы күренеп тормый бит.
Аның каравы шул ук йортның, шундый ук 5 нче катның башка фатирында түшәмнәр күренеп тора. Подъезды гына башка. Гаилә бу фатирны көзен сатып алган һәм ремонт ясаткан. Түшәмгә килеп җиткәч, эш тукталган. Ике ял көнендә бөтен җирне су каплаган.
- Тизрәк идарә итүче компаниягә шалтыратырга керештем, аның рәисе белән генә сөйләшә алдым. Ул түбәдәге карны төшерергә һәм ремонтларга акча юк, диде. Бу проблема шуннан килеп чыккан да инде, - диде Арина Сибачева.
Торак кодексы нигезендә “Авангард” торак хуҗалары ширкәте түбәдәге карны чистартырга тиеш. Фатирдагы ремонтка зыян килүе дә комиссия тарафыннан теркәлергә тиеш. Торак хуҗалары ширкәте белән мәсьәләне сөйләшүләр аша гына хәл итеп булмаса, зыянны каплау өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәк
. - «Л» хәрефе формасында яңа конструкцияләр куелган йортларда гына түбәләрдән су акмый. Ә яссы түбәләр барысы да тишек. 6 нчы йортта да, 7 нчедә дә фатирларга су үтә. Күрәсезме, анда хәзер күпме кар ята, әмма аны кузгатырга ярамый. Әгәр дә актара башласалар, тишекләр тагын да күбәер, түбә ярылыр, чатнар. Түбә кипмичә, аны яңадан япмыйча берни дә эшләп булмый. Нәрсә эшләргә? Кемнәр янына барырга? - дип зарланды “Авангард” торак хуҗалары ширкәте рәисе Вера Броднева.
Вера Ивановна сүзләренә караганда, су агуның сәбәбе ике - түбәләрнең яссы булуы һәм түбә астына куелган киңәйткеч бак. Ярдәмне бары яздан гына көтәргә кала. Шулай да капиталь ремонтка да өмет бар, Вера хәзерге вакытта шуның өчен имзалар җыя да инде. Хәер, Вера Броднева әлеге исемлекне кемгә күрсәтер икән инде, чөнки йортка хезмәт күрсәтү тулысы белән торак хуҗалары ширкәтенең үз өстендә. Юбилейная урамында яшәүчеләр мондый алымны үзләре сайлаганнар һәм “Авангард”тан алар теләсә кайсы көнне гап-гади тавыш бирү юлы белән баш тарта алалар.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев