Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тау чаңгыларында Биектаудан Красноярск шәһәренә кадәр

Дөбьяз мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында укучыларның Бөтенроссия кышкы Спартакиадасында катнашты. Спартакиада Красноярск шәһәрендә узды.

Кышкы Спартакиадага спортның кышкы төрләре, шул исәптән, тау чаңгысында узышлар да кертелгән. Россиянең 23 төбәгеннән килгән йөздән артык яшь спортчы арасында Дөбьяз мәктәбеннән Ралинә Галиуллина һәм Ильяс Батырханов та була. Ралинә Галиуллина командасы 9 очко ота. Әлбәттә, Красноярск өлкәсе тауларын Татарстандагы сөзәклекләр белән чагыштырып булмый. Анда таулар текә һәм биек. Аларда ясалма кар ята. Андый кар йомшак түгел, бозлы кар. Татарстан чаңгычылары алтын медаль алуны максат итеп куймаса да, яшь чаңгычыларга әлеге ярышлар зур сабак биргән.

“Иң мөһиме безнең өчен балаларның старт алуы, егылмыйча, имгәнмичә трассаны узуы һәм финиш сызыгын кисеп чыгулары иде, - дип искә ала тренер Зөлфия Латыйпова. - Безнең балалар куйган максатка ирештеләр, командага очко да китерделәр”.

Ильяс белән Ралинә Красноярскига барасыларын Спартакиадага 2 ай кала гына беләләр. 2 ай дәвамында физик күнегүләр узалар, аякларын ныгыталар. Чөнки тау чаңгысында шуу өчен аякларның көчле булуы кирәк.

“Безнең көндәшләр барысы да бик көчле иде. Алар матур һәм тиз шуалар. Барысы да әлеге спорт төрен гомерлеккә сайлап алган диярсең, көнгә берничә сәгать шуның белән генә шөгыльләнәләр. Күренеп тора, яшен тизлегедәй узып та китәләр, җиңәләр дә. Без аларга кызыгып карап тордык. Безнең дә алар кебек буласы килде. Спартакиада безгә бик зур тәҗрибә бирде”, - ди Ралинә Галиуллина.

Ралинәне тау чаңгысына моннан 3 ел элек әтисе бастыра. Аннан соң инде 4 ел вакыт узып китә. Ралинә бүген тау чаңгысы белән бик җитди шөгыльләнә.

“Минем тау чаңгысында шуу буенча үзем генә белгән серем юк, - дип дәвам итте Ралинә. - Трассада шуганда курыкмаска гына кирәк, чөнки чаңгы сине барыбер тотып тора”.

Ильяс тау чаңгысына беренче тапкыр 6 яшендә баса. Башлаганда, һәрвакыттагыча, егылулар күп була. Ә бүген инде ул Татарстан Республикасы җыелма командасында чыгыш ясый. Анда теләсә кемне алмыйлар.

“Красноярк таулары белән чагыштырганда безнең Дөбьяз таулары менә дигән. Ул якларда таулар сөзәк, куркыныч. Без күнеккән таулар - супер”, - дип сүзгә кушылды Ильяс Батырханов.

Бүген инде Ралинә дә, Ильяс та тау чаңгысы спортының барлык нечкәлекләренә төшенергә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр. Һәрхәлдә, укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы аларны күп нәрсәгә өйрәтте, сабак бирде, югары максатларга ирешергә куәт өстәде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев