Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда зур этнографик диктант узачак

Россиянең бөтен субъектларында Бөтенроссия киңкүләмле акциясе беренче тапкыр уза 4 октябрьдә Татарстанда этнографик диктант узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Аны ТР Министрлар Кабинеты белән бергә Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Республика матбугат...

Россиянең бөтен субъектларында Бөтенроссия киңкүләмле акциясе беренче тапкыр уза

4 октябрьдә Татарстанда этнографик диктант узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Аны ТР Министрлар Кабинеты белән бергә Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары оештыра.

Проект сайты мәгълүматлары буенча, диктантны Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче рус телен белүче 15 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар яза ала, аларның белем дәрәҗәсе, социаль статусы, дине һәм гражданлыгы мөһим түгел.

Россиядә бу киңкүләмле акция беренче тапкыр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча этнографик белем бирүне камилләштерү, илдә яшәүчеләр этномәдәни компетенциясен киңәйтү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Реклама

Биремнәр 30 сораудан торачак. Катнашучыларга бер үк катлаулылыктагы текстлар бирелеп, алар федераль һәм төбәк сорауларыннан торачак. Аларга билгеле вакытта җавап бирергә кирәк, барлык биремнәргә дә дөрес җавап биргән очракта 100 балл җыярга мөмкин.

Ниндидер сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларында үз белемнәрен тикшерә алмаучылар Зур этнографик диктант сайтында (www.miretno.ru) Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә онлайн-тест уза алачак.

Диктант нәтиҗәләре www.miretno.ru сайтында 4 ноябрьдә дөнья күрәчәк.


Татарстан Республикасында акция 20 муниципаль районда һәм шәһәр округында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев