Татарстан урманчылыклары махсус техникалы булдылар
Биектау авылындагы урманянгын станциясендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләргә урманнарны эшкәртүдә һәм карауда ярдәм итә торган техника тапшыру чарасы үткәрелде. Анда ТРның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстанның урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Тоташ эшкәртү өчен культиваторлар, чәчкечләр һәм гади кешегә таныш булмаган, әмма Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә гаять мөһим булган башка төрле техника. Мондый машиналар һәм агрегатлар Татарстанның урман хуҗалыкларына урман культураларын утыртыр алдыннан туфрак әзерләгәндә һәм урман торгызу эшләрендә ярдәм итәләр. Быел әлеге эшләрне 5 мең гектарлап мәйданда башкарып та чыкканнар инде.
- Безнең урман хуҗалыклары үзләре өчен урман эшләрендә бик тә зарури булган техникага ия булдылар. Болар - базис питомниклары эшендә, урыннарда, урман хуҗалыкларында кирәге чыгачак агрегатлар. Республикада үрентеләр үстерелә торган 51 питомник исәпләнә, - диде ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Урманнарны эшкәртүдә һәм тәрбияләүдә ярдәм итә торган егерме ике берәмлек техника 15 урман хуҗалыгына юл алды. Шундыйларның берсе - Аксубай урман хуҗалыгы. Үзләрендәге паркның тулылануына барысы да шатланып туя алмыйлар.
- Гомумән алганда техника саны арта тора. Быел икенче чәчкеч алабыз инде. Министрлыкка бик рәхмәтлебез, - диде “Аксубай урман хуҗалыгы” дәүләт-бюджет учреждениесе директоры Сергей Кузнецов.
Кирәкле техниканың барысы да Татарстан Президенты ярдәме белән “Республиканың урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы буенча алынган. Күпмедер вакыттан бирле төбәктә “Урманнарны саклау” дип аталган тагын бер проект гамәлгә ашырылып килә. 2020 елда урман тармагына ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә Татарстандагы урман хуҗалыкларына 112 берәмлек техника тапшырылды. Министрлык җитәкчесе сүзләренә караганда, 2024 елга алар урманнарны техника белән тулысынча тәэмин итеп бетерүгә өметләнәләр.
2020 елда “Урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 200 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар урман торгызу эшләрен башкаруга һәм урман янгыннарын сүндерү һәм урманнарны карау, тәрбияләү техникасын сатып алуга сарыф ителгән. Эшләр киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев