Татарстан Диния нәзарәте 2018 елны Мәрҗани елы дип игълан итте
(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. "Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте", - диелә хәбәрдә. Исегезгә төшерәбез,...
(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте", - диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, киләсе елга мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан күптөрле чаралар үткәрү ниятләнә.
Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/18/154559/ Фото: Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев