Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели
Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәк.
«Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде ул.
Айдар Фәйзрахманов «Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе. Ул сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. Икенче турда катнашучыларга мастер-класс биреләчәкәген әйтте.
« Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Фәйзрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев