Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Тапкыр һәм шаян "мандарин"нар ШТКның "Юниор" лигасының яңа сезонына узды (ФОТО)
25 октябрь Казанда яшүсмерләрдән генә торган шаяннар һәм тапкырлар клубларының XIX фестивале узды. Фестиваль "Ак Барс" яшьләр үзәгенең концертлар залында оештырылган иде. Казан мәктәпләрендә укучы балалардан тыш, фестивальдә Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән укучылар катнашты. "Балкыш" балалар иҗат йорты каршында оештырылган "Мандарин" клубы әлеге фестивальдә Биектау данын яклады....
25 октябрь Казанда яшүсмерләрдән генә торган шаяннар һәм тапкырлар клубларының XIX фестивале узды.
Фестиваль "Ак Барс" яшьләр үзәгенең концертлар залында оештырылган иде. Казан мәктәпләрендә укучы балалардан тыш, фестивальдә Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән укучылар катнашты. "Балкыш" балалар иҗат йорты каршында оештырылган "Мандарин" клубы әлеге фестивальдә Биектау данын яклады. "Мандарин" кызлары яшүсмерләр лигасында икенче урынны яулады һәм киләчәктә тагын да катнашу хокукына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев