Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Табын күрке булган икмәк хакына

Язгы кыр эшләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын кабат-кабат аңлатып торуның да кирәге юктыр. Халкыбызның "язгы көн елны туйдыра" дигән тирән мәгънәле тәгъбире бар. Киләсе ел уңышы гына түгел, алдагы елгы кышлатуның имин узуы да тиешле эшләрнең үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылуына бәйле. Биектау районында планлаштырылган 32600 гектарның 32400 гектары...

Язгы кыр эшләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын кабат-кабат аңлатып торуның да кирәге юктыр. Халкыбызның "язгы көн елны туйдыра" дигән тирән мәгънәле тәгъбире бар. Киләсе ел уңышы гына түгел, алдагы елгы кышлатуның имин узуы да тиешле эшләрнең үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылуына бәйле.
Биектау районында планлаштырылган 32600 гектарның 32400 гектары чәчелгән инде. Бөртекле сабан культуралары (арпа, бодай, солы, борчак, вика, карабодай, бөртеккә кукуруз) планлаштырылган 20100 гектарның 19700 гектарында чәчелгән. Уҗым культуралары 12118 га мәйдан били. Шуның 6059 гектарында - көзге арыш, 4769 гектарында - көзге бодай. Бүгенге көндә актыккы гектарларда соң өлгерә торган культураларны чәчү, бәрәңге һәм яшелчә утырту эшләре бара.
Җирдәге хезмәт барлык заманнарда да мактаулы булган. Шушындый катлаулы, зур һөнәри осталык, тырышлык, чыдамлылык таләп итә торган җаваплы эшне тормышка ашыручыга һәрчак ихтирам, хөрмәт белән караганнар. Басу-кырларда уздырылырга тиешле барлык чараларны башкарганда төп эшләр район механизаторларына йөкләнә. Язгы аяз көннәрнең һәр сәгатеннән тулысынча файдаланып калырга тырышып һәм бу чорның мөһимлеген аңлап, аларның һәркайсы нәтиҗәсе әйбәт булсын дип эшли, бөтенесе бергә тырыша-тырыша киләсе ел уңышына ышанычлы нигез салалар.
Һава шартларының катлаулы булуына карамастан, авыл хуҗалыгы эшләре Биектау районында киеренке һәм көчле режимда барды. Кыр эшләре барышын район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шәхсән үз контролендә тотты. Ул басуларга барды, хуҗалык җитәкчеләре, кыр хезмәтчәннәре белән аралашты. Язгы кыр эшләрен башкаручы механизаторлар арасында ярыш уздыру районда күптәннән инде күркәм традициягә әверелде. Атна саен алдынгы кыр хезмәтчәннәре котлаулар кабул итте.
Узган атнада да кыр эшләре алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырылды. Болар - Илдус Мадышев, Михаил Цыганов, Әнис Галәүтдинов ("Татарстан") , Нәҗип Сабиров, Александр Комаров ("Красная заря"), Марс Гыйлаҗиев ("Серп и молот"), Айнур Сәмигуллин ("Ватан"), Айрат Ибраһимов ("Әсән"), Солтан Кәримов ("Каенлык"), Фаяз Хәбибуллин ("Бөреле").
Районда кыр эшләре дәвам итә, игенчеләргә әйбәт һава торышы һәм мул уңыш телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев