Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
СПОРТ БӘЙРӘМЕ
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә Чыпчык авылы мәдәният йортында спорт бәйрәме узды. Мини-футбол буенча уен кырында Коркачык станциясе һәм Чыпчык авылы яшьләр командалары ярышты. 13:11 исәбе белән чыпчыклылар абсолют җиңү яулады. Кичен Чыпчык волейболчылары көч сынашты - яшьләр һәм өлкәннәр командасы. 2:0 исәбе белән яшьләр командасы җиңде. Уенчыларның күтәренке кәефе...
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә Чыпчык авылы мәдәният йортында спорт бәйрәме узды. Мини-футбол буенча уен кырында Коркачык станциясе һәм Чыпчык авылы яшьләр командалары ярышты. 13:11 исәбе белән чыпчыклылар абсолют җиңү яулады.
Кичен Чыпчык волейболчылары көч сынашты - яшьләр һәм өлкәннәр командасы. 2:0 исәбе белән яшьләр командасы җиңде. Уенчыларның күтәренке кәефе җанатарларга да күчте, алар бу көнне мәдәният йортына шактый җыелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев