Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Спектакльдә тарих сәхифәләре яңартылды, күңелгә моңнар тулды

Районның үзәк мәдәният йорты сәхнәсендә Ямаширмә халык театрының Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары” әсәре буенча әзерләнгән спектакль премьерасы булып узды. Театральләштерелгән тамашаны әзерләүгә өч ай вакыт киткән. Костюмнар һәм декорацияләрне актерлар үзләре теккәннәр һәм ясаганнар. Актерларның күпчелеге Ямаширмәдә яшәгәнлектән, репетицияләргә эштән кайткач, кичләрен җыелганнар.

Салават Гәрәев Ямаширмә халык театрында күптәннән иҗат белән шөгыльләнә. “Безнең авыл кызлары” спектаклендә аңа төп рольләрнең берсен биргәннәр. Аның персонажы кулына повестка алуга ук фронтка китә. Авылда сөйгән кызы кала, бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ни кызганыч, аларга бергә булу насыйп булмый. Сюжет шактый катлаулы һәм ул артистлардан рольләрне бөтен барлыгыңны, күңелеңне биреп башкаруны таләп итә. Актерлар, тамашачыларны иҗат җимешләре белән сөендерү өчен, өч ай буена эштән соң репетицияләргә йөриләр.

- Барлык спектакльләрне дә яраткан тамашачыларыбыз - ямаширмәлеләр өчен куябыз. Ел саен алар бездән янәдән ниндидер яңа премьера көтәләр. Быел спектакльне 23 нче февральдә куйдык, ул көненә туры килеп тора торган хәрби темага иде, - дип сөйләде Ямаширмә халык театры актеры Салават Гәрәев.

Тамашаның үзәген мәхәббәт тарихы алып торса да, анда катлаулы Бөек Ватан сугышы еллары да тасвирлана. Иратларның күпчелеге туган илебезне сакларга фронтка китә, ә авылдагы тормыш-көнкүреш мәсьәләләре, авырлыклары хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә кала.

- Бу чынлап та бик катлаулы спектакль. Биредә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы вакыйгалар аеруча тәфсилләп тасвирлана. Актерлар, зур җаваплылык сизеп, ныклап, җентекләп әзерләнделәр. Барлык нечкәлекләргә дә игътибар итеп, озаклап репетицияләр ясадылар, - диде сәнгать җитәкчесе Филсинә Сәгъдиева.

Үзешчән театр артистлары төрле тармакларда хезмәт куялар. Алар арасында балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, полиция хезмәткәрләре дә бар. Әмма сәхнәгә аяк басулары була, алар тормыш ваклыклары турында оныталар, бөтен күңелләре белән рольгә кереп китәләр. Тамаша барганда сәхнә артына чыккан мизгелләрдә дә, тагын бер кат кабатлау өчен, сценарийны кулдан төшермиләр. Иҗат белән рухланган мондый тормыш 20 елдан бирле дәвам итә. Актерлар үзләренең юбилейларын да спектакль премьерасы белән билгеләп үтәргә булганнар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев