Совет гаскәрләренең Сталинград көрәшендә немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 74 ел. Якташыбыз турында истәлекләр
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата. Сталинград көрәше вакытында хәрби хәрәкәтләр җәелдерелгән гомуми мәйданның 100 мең кв. км....
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата.
Сталинград көрәше вакытында хәрби хәрәкәтләр җәелдерелгән гомуми мәйданның 100 мең кв. км. тәшкил итүе билгеле. Анда 2 млн кеше, 2 мең танк, 2 мең самолет, 26 мең берәмлек орудие катнаша. Нәтиҗәдә совет гаскәрләре фашистларның 2 немецлар армиясеннән, 2 - румын һәм тагын бер итальяннар армиясеннән торган коточкыч зур армиясен тар-мар иттеләр.
1942 елның 19 ноябрендә куәтле артиллерия әзерлегеннән соң Кызыл Армия танк һәм механикалаштырылган частьләр көче белән һөҗүм башлый. Совет гаскәрләре, Германиянең союздашларын чигенергә мәҗбүр итеп, 330 мең солдатлы 22 дивизияне камап алып, 23 ноябрьдә боҗраны тоташтыралар.
Совет командованиесе камап алынган частьләргә ультиматум тәкъдим итә. 1943 елның 2 февралендә Сталинградта дошман армиясенең калдыклары әсирлеккә биреләләр. Сугыш барган 200 көндә дошман үлеләр һәм яралылары белән 1,5 миллионнан күбрәк кешесен югалта. Россиянең кыскача тарихыннан алынган коры мәгълүмат. Саннар артында борчу-шатлыклары, мәхәббәт һәм язмыш борылышлары белән кешеләр торуы турында уйланмасаң, җиңүле хәбәр. Әгәр уйланмасаң?..
Дошманның күпме югалтуын без беләбез, ә үзебез күпме югалттык, уйланганыгыз бармы? Көрәштә ике яктан да 2 миллионнан күбрәк кеше һәлак булды, шулардан безнең югалтулар - 1 млн 130 мең кеше - нык һәм яшәү дәрте ташып торган ир-атлар һәм хатын-кызлар.
Шәхсән үзем өчен Сталинград көрәше Әлдермеш авылыннан әтием ягыннан Фатыйх Идрисовның фаҗигале язмышы белән бәйле. Карт бабам (прадед) Идриснең 5 улы да фронтка китә. Бары берсе генә әйләнеп кайта. Минем бабам әйләнеп кайтмаган. Ул 1898 нче елгы була, фронтка Биектау район хәрби комиссариатыннан 1942 нче елда алалар. Бабамның өендә 4 баласы кала. Олы кызы 12 яшьлек була. Кечкенәсенә - 6 яшь. Әзерлек узганнан соң бабамны Сталинград фронтына җибәрәләр. Сугышчының алгы сызыктагы гомер исәбе бер тәүлек тәшкил итә.
Соңгы хат 1943 елда язылган. Ул яралануы һәм үзен тиздән Казан госпиталенә җибәрәчәкләре турында яза. Шуннан соң бернинди хәбәр дә килми. Менә шулай ул хәбәрсез югала.
Үсә төшкәч, без, аның оныклары, бабабызның язмышын ачыкларга тырышсак та, берни дә барып чыкмады. Аның кайда һәлак булуы һәм җирләнүе турында да мәгълүмат юк. Аның ничек һәлак булуы турында да белмибез. Бабам турындагы мәгълүматлар беркайда да, бернинди архивта да сакланмаган. Аның турында истәлек булып безгә Биектау районының Хәтер китабындагы берничә юллык язу һәм сугышка кадәр төшкән бер фотосурәте генә калды. 2010 нчы елда без Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә бөек сугышта һәлак булган совет солдатларын һәм бабабыз Фатыйх Идрисовны искә алу, якты истәлекләре алдында башыбызны ию өчен Волгоградка бардык. Сталинград көрәшендә катнашкан билгесез солдатлар бик күп - алар меңләгән. Аларның һәркайсы да зур батырлыклар эшләргә өлгермәгәндер дә, тик һәркайсы ил тарихына үз Ватанын саклаучы булып керде.
Һәркайсы да гаилә корып, улы яки кызы туганын да күрә алмагандыр. Әмма алар сезнең белән безнең өчен гомерләрен биргәннәр. Менә шуңа күрә дә без бабаларыбызның батырлыгын мәңге онытмаска тиеш. Алар безнең бүгенге көнебез һәм киләчәгебез өчен кан койганнар. Шушы куркыныч сугышта катнашкан бабаларыбыз турындагы истәлек без аларны күпме истә тотсак, шуның кадәр яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев