Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Социаль такси пенсионерларга дәвалау учреждениесенә барырга ярдәм итә

“Демография” милли проекты тормышка ашырыла башлаганнан бирле өлкән буынга сәламәтлеген кайгырту җиңеләйде. 65 яшьтән узганнарның барысына да өеннән хастаханәгә барырга һәм кайтырга социаль такси бирелә. Бу юлы Сасмак авылы кешеләре диспансерлаштыру уздылар. Өлкән яшьтәге апалар һәм абыйларны авылдагы фельдшер-акушерлык пунктына илтү өчен социаль хезмәткәрләр килде.

Альмира Әхмәдҗанова 2009 елдан Биектау район үзәк хастаханәсендә эшли. Шушы еллар дәверендә ул үз пациентларының авыру тарихларын яттан өйрәнеп бетергән һәм аларның тормыш рәвешләрен дә бик яхшы белә. Ул дәвалау билгеләп кенә калмыйча, ягымлы карашы, җылы сүзләре белән дә яшәү өмете уята торган табиблардан. Яхшы мөнәсәбәтнең әллә нинди дарулардан да әйбәтрәк ярдәм итүе берәүгә дә сер түгел.

- Хезмәтемне дә, пациентларымны да бик яратам. Аларның проблемалары белән яшим, дисәң дә артык булмас. Кайвакыт хәтта ашап алырга да вакыт калмый, чөнки килгән кешеләрнең һәммәсен дә кабул итәргә кирәк. Беркайчан да һәм бер кешене дә карамыйча-тикшермичә җибәрмим. Һөнәремне яратам, кешеләрне савыктыру ошый миңа, - дип сөйләде район үзәк хастаханәсе терапевты Альмира Әхмәдҗанова.

Сасмак авылында ике йөздән артык кеше яши, өлкәннәргә планлы тикшерү узу өчен район үзәгенә барып йөрүе җиңел түгел. Алар өчен социаль такси эшләве тормышка ашкан чын әкият булды. Авыл фельдшеры Рузия Сафина пенсионерларга фельдшер-акушерлык пунктына килеп җитәргә булыша. Биредә аларны тәҗрибәле белгечләр карый. Сәламәтлекләреннән зарланучыларга дәвалау билгеләнә.

- Социаль такси эшләгәнлектән, Сасмак авылы кешеләре өйләрендә дә, шулай ук медпунктта да квалификацияле ярдәм ала алалар, - диде фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рузия Сафина.

Профилактик тикшерүләрне өлкәннәр арасыннан мөмкин кадәр күбрәк кешегә үткәрү өчен квартал саен планнар, медицина учреждениесенә илтү графиклары төзелә. Агымдагы елның баштагы дүрт аенда социаль такси эшләве нәтиҗәсендә Биектау районында яшәүче сигез йөзләп кеше медицина тикшерүе уза алды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев