Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Соңгы кыңгырау чыңы һәрчак күңелдә булыр

Биектау мәктәпләренең унберенче сыйныфын 125 укучы тәмамлады. Кызлар һәм егетләрнең тормышында зур бер чор артта калды, ә алда аларны тагын да кызыклысы көтә. Монысы инде, әлбәттә, чыгарылыш имтиханнары тәмамланганнан соң. Ә әлегә алар өчен дәресләрнең, мәктәп ыгызыгысының тәмамлануын белдереп, соңгы кыңгырау шалтырады.

Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре яңгырга соңгы кыңгырау тантанасын бозарга ирек куймадылар. Чөнки бу - иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, шунлыктан анда барысы да сагынып сөйләрлек күркәм, матур булырга тиеш.

Бу көн мәктәп тәмамлаучыларның хәтерендә мәңгегә сакланачак. Ул алар өчен хәтта 1 нче сентябрьгә караганда да мөһимрәк. Шунлыктан алар бер-берсен адым саен фотога төшерергә тырышалар. Иң хисле, тәэсирле бәйрәм, һәрвакыттагыча, зур “бишлегә” узды.

Тиздән балаларны дәүләт имтиханнары көтә - аларның 11 ел буена алган белемнәре тикшереләчәк. Беренче имтихан 31 майга билгеләнгән. Унберенче сыйныфлар әдәбият фәнен тапшырачаклар. 3 июньдә мәҗбүри фән - рус теле. Алда - әзерләнүләр, дулкынланулар, борчылулар.

Бу көнне мәктәп белән унберенче сыйныфны тәмамлаган 15 укучы хушлашты. Алар хәзер һәммәсе дә киләчәк турында хыяллана, ә сөйләшүләре - узганнар турында. Беренче сыйныфлар янында үзләренең мәктәпкә тәүге тапкыр атлап кергән елларын искә алдылар.

- Сезгә укуы, мөгаен, җиңел булмастыр. Әмма мәктәп өчен борчылмагыз, биредә бөтенесе дә тәртиптә булыр, - дигән киңәшләр бирделәр чыгарылыш сыйныфлар беренче сыйныфларга.

- Азалия Шиһабиева - “Биектау ТВ” телевизион каналының яшь хәбәрчесе. Ул да мәктәп тәмамлый, тик 9 нчы сыйныфны. 10 нчы сыйныфка килерме, әллә башка юлны сайлармы - әлегә анык карарга килмәгән. Бу көнне ул да дулкынланды, чөнки аның өчен дә бәйрәм бит.

Бәйрәмгә җыелучылар - мәктәп тәмамлаучыларның әти-әниләре, энеләре һәм сеңелләре бөтенесен дә фотоларда гәүдәләндереп калдырырга тырыштылар. Чөнки бу вакыйга гаилә архивында иң мөһимнәрнең берсе булачак.

Соңгы кыңгырау көнендә соңгы дәрес тә узды. Тактада формулалар урынына корабльләр, укучылар санына карап алар 15. Укытучылар белемнәрне тикшермиләр, укучыларны яратуларын белдерәләр һәм соңгы киңәшләрен бирәләр.

- Күңелле дә, моңсу да, чөнки яраткан мәктәбең, укытучылар, дусларың белән аерылышасың. Елыйсы да килә хәтта, - диде Биектауның 1 нче мәктәбен тәмамлаучы Айгөл Исхакова.

Быелгы чыгарылышта Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә ике укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. БДИ бер үк вакытта чыгарылыш һәм керү имтиханы статусы алганнан соң алтын медаль югары уку йортына кергәндә шәхси казанышларның берсенә әверелде. Ә менә Мәскәү университетлары аның өчен өстәмә рәвештә өч-ун балл бирергә мөмкиннәр. Алтын медальләрнең өстенлеген мәктәп тәмамлаучыларга әле расларга туры киләчәк. Аны алу өчен мәҗбүри фәннәрне кимендә 70әр баллга тапшырырга кирәк. 1 нче мәктәпнең уку алдынгылары Рушан Ситдыйков һәм Азалия Шиһабиева үз көчләренә ышаналар.

Азалия Шиһабиевага физика фәнен үзләштерүе авыррак булган, әмма алтын медальгә ия булучы кызыл аттестатка илтүче юлдагы бу кечкенә киртәне җиңә алган. “Бишле”гә ирешкән дә инде ул. Ул физиканы тапшырмый. Барлык кыенлыклар артта дигән сүз.

- Кайвакыт мин берни аңламый утыра идем. Тактага ак кәгазь битенә караган кебек карыйм. Әмма бу халәтне җиңдем: сыйныфташлар ярдәмгә килде. Контроль эшләрдә дә аларга мөрәҗәгать иттем. Булышыгыз, дидем, урыннарны, парталарны алыштыра идек, - дип сөйләде Биектауның 1 нче гомуми урта белем мәктәбен тәмамлаучы Азалия Шиһабиева.

Азалия серләрне чишүдән курыкмый: соңгы кыңгырау чыңлады бит инде. Ул гуманитар фәннәрне ярата. Иң яратканнары - әдәбият, җәмгыять белеме һәм инглиз теле. Соңгы икесе буенча тиздән имтихан тапшырырга кирәк булачак. Мәктәп тәмамлаучы кыз, белемен укучыларга тапшыру өчен, педагогика тармагын сайлаган.

- И м т и х а н н а р г а әзерләнгәндә, вакыт барысына да җитсен өчен, аны дөрес бүлергә тырышам, - диде 1 нче мәктәпне тәмамлаучы Азалия Шиһабиева.

Рушан Ситдыйков мәктәпнең иң яхшы укучысы исеменә тап төшермәскә тырыша. Азалиядән аермалы буларак, ул саннар белән дус яши. Киләчәктә тормышын да шулар белән бәйләргә уйлый.

- Казан федераль университетына “бизнес-информатика” юнәлешенә керергә җыенам. Тормышымны мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә телим, - дип үз максатларын белдерде 1 нче мәктәпне тәмамлаучы Рушан Ситдыйков.

Рушанның министрлыкта эшлисе килә. Татарстанга иң кызыклы мәгълүмати яңалыкларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкмен, дигән карарга килгән ул. Әлбәттә, институт тәмамлаганнан соң.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев