Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәнгатьне тоя алган күңел тутыкмый

Районыбыз иҗади рухлы, тормышка күтәренке күңел белән карый ала торган кешеләргә бай. Кайберәүләр гел игътибар үзәгендә булалар, ә кемнәрнедер без бөтенләй белмибез дә, алар турында ишетмибез дә, әмма аңа карап алар гаҗәеп сыйфатларын югалтмыйлар.

Шундый шәхесләрнең берсе - Сиринә Мостафина. Көчле рухлы, шул ук вакытта мәрхәмәтле, ачык йөзле һәм ихлас күңелле кыз әйләнә-тирәдәгеләрдән киләчәккә ышаныч, өмет белән каравы һәм рәсем сәнгатенә гашыйк булуы белән аерылып тора.

Сиринә Мостафинаның моннан 10 ел элек аяклары йөрми башлый. Ул бу хәл турында ачылып сөйләргә яратмый. Әмма әлеге фаҗига кызның рухын сындырмаган, ул иҗат иткән картиналар - моның ачык дәлиле. Кып-кызыл мәкләр ут кебек яналар, якында гына диңгез дулкыннары тирбәлә, төсләр байлыгыннан күзләр камаша. Сиринә Мостафина үзенең эчке халәтен - тормышка уңай мөнәсәбәттә булуын һәм иҗатка рухланып яшәвен картиналары аша белдерә. Рәсем белән ул арт-терапия дәресләрендә кызыксынып китә, ә аннары инде хәтта туктый алмаслык дәрәҗәдә мавыгуын сизә. Пумала, буяулар, кәгазь тәүлекнең һәр мизгелендә өстәлдә. Үзенең иҗат җимешләрен ул бүләк итәргә ярата, чөнки кешеләрнең хис-тойгыларының үзенә әйләнеп кайтуын сизүе турында әйтә.

- Миңа кояшлы импрессионизм стиле күбрәк ошый. Картиналарда яктылык күп, төсләр бихисап төрле, кояш нурлары балкый. Һәм бу күренеш һәрвакытта да күңелне күтәрә, - диде Сиринә Мостафина.

Эчке энергиясе, тормышны яратуы Сиринәгә кул кушырып утырырга ирек бирми. Чикләүләр кертелгәнгә кадәр ул дуслары белән еш очрашкан, җәмәгатьчелек чараларына да барган. Агымдагы елның язында ул “Бердәм Россия”дән оператив үзәк эше кысаларында район башлыгы белән очрашуда катнаша һәм районда яшь инвалидларга аралашу өчен уңайлы шартлар тудыру турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә.

Әле болардан тыш Сиринә Россиянең ислам институтында теология факультетында белем ала. Ул гарәп телен өйрәнә һәм ислам диненең ни дәрәҗәдә тирән мәгънәгә ия булуына сөенә-сөенә төшенә.

- Минем бик тә хаҗга барасым килә. Быел Мәккәгә барырмын дип планлаштырган идем. Сәяхәтне оештыручыларга шалтыраттым, әмма миңа сезне озата баручы кирәк диделәр, - дип дәвам итте сүзен Сиринә Мостафина.

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге реабилитация мәсьәләләрендә кызга күп еллардан бирле булыша. Әмма шунысы белән килешми булмый - үз көченә ышанмаса һәм тормышка өмет белән карамаса, кыз максатына ирешә алмас иде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев