Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәнгать мәктәбе музыкантлары, биючеләре, сәләтле укучылары белән көчле

Үзәк мәдәният йортында С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбенең 54 нче отчет концерты булды. Иң яхшы коллективлар, вокал осталары һәм солистлар үзләренең күңелләренә хуш килгән әсәрләрен башкардылар. Мәдәният йортының алгы залында Сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге әсәрләреннән күргәзмә оештырылган иде.

С.Сәйдәшев исемендәге Сәнгать мәктәбенең ел да оештырыла торган отчет концерты районның үзәк мәдәният йортында узды. Укучылар һәм әти-әниләр җыелган залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Мәктәп бүгенге көндә 13 белгечлек буенча укыта, аңа 600дән күбрәк бала йөри һәм мондый белемгә ихтыяҗ артканнан арта гына бара.

- Без хореография классы, музыка бүлеге, филиалларыбызның отчет концертларын аерым-аерым уздырырга планлаштырабыз. Бөреле, Дөбьяз филиалларының да отчет концертлары бик уңышлы узды, - диде С.Сәйдәшев исемендәге Сәнгать мәктәбе директоры Валерий Кувшинов.

Пианистлар, гитаристлар, җырчылар аерым-аерым чыгыш ясадылар, скрипкачылар, балалайкада уйнаучылар һәм баянчылар ансамбльләре - отчет концертында иң яхшы номерлар һәм әсәрләр тәкъдим ителде. Мәктәп музыкантлары һәм биючеләре белән көчле. “Везунчик” бию театры күп еллардан бирле үзен районда гына түгел, республика һәм Россия дәрәҗәсендә дә иң яхшыларның берсе итеп танытты.

- Без Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурсларында чыгыш ясыйбыз. Быел “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында, Санкт-Петербургта узган “Балтийская жемчужина” хореография конкурсында һәм Казанда узган башка күп бәйгеләрдә финалистлар булдык, - диде хореография классы буенча педагог Альбина Нурбәкова.

- Моңа ышануы да кыен - 2017 нче елга кадәр мәктәп кечкенә генә бинада эшләде һәм аңа 100дән беразга гына күбрәк бала йөрде. Менә шул чакта ук рәсем сәнгате буенча беренче сыйныф ачылды. Рәсем сәнгатен өйрәнергә теләүче укучылар саны ел саен арта гына барды. Һәм хәзер мәктәптә әлеге сәнгать уңышлы үсештә. Мәктәпне тәмамлаучылар һөнәргә өйрәтү программалары буенча укыйлар, белем алуларын Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларында дәвам иттерәләр.

- Быел безнең мәктәпне тәмамлаучы 13 укучы федераль дәүләт таләпләренә туры килә торган яңа үрнәктәге аттестатлар алачаклар. Безгә имтиханга Татарстан Республикасының рәссамнар Союзы рәисе урынбасары килде. Аның имзасы без бүген тапшыра торган аттестатларда бар, - дип билгеләп үтте тәрбия эше буенча директор урынбасары Зөлфия Сәфәргалина.

Бүген, 1 июньдә, капиталь ремонттан соң Дөбьяз сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булып узды. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, филиал да үзенең укучылары белән дан тота. Дөбьязда республика Бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреат исемен яулаучылар белем ала.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев