Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәт буын ничек тәрбияләнә?

Биектау районы 3 нче урта мәктәбе укучылары  Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Алар берьюлы берничә чарада катнаштылар.

Югары сыйныфларда укучы балалар башлангыч сыйныфларда укучыларга сәламәтлек дәресләре бирделәр. Икенче сыйныфта укучы балаларга  тәнәфес вакытында  бишенче сыйныф  укучылары үзенчәлекле “бүләк” әзерләгән иде. Алар дәртле музыка астында кечкенәләргә бию тәнәфесе оештырдылар. Сәламәтлек тәнәфесе вакытында   моңа кадәр тыйнак кына йөрергә күнеккән  балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. 3 нче мәктәпнең укытучылар коллективы балаларга сәламәт яшәү рәвешен даими искәртеп тора. Балалар спорт белән шөгыльләнәләр, бию тәнәфесләре биредә күптән инде гадәткә кергән.  Хәтта мәктәп китапханәсендә дә сәламәт яшәү темасына багышланган  китаплар шүрлектә тузан җыеп ятмый. Чөнки сәламәтлек дәресләрендә уза торган викториналарга тулы җавап бирү өчен күп белергә кирәк.

Күптән түгел генә  юнармеецлар сафына кабул ителгән сыйныфта да сәламәтлек дәресе узды. Ул үзенчәлекле  һәм кызыклы темага -  компьютер темасына багышланган иде. Чөнки бүгенге балаларның күбесе мәктәптән  тыш вакытларын телефон, компьютер артында уздыра. Шул ук вакытта  янәшәдә  кызыклы, мавыктыргыч реаль тормыш бара. Рәхәтләнеп дусларың белән саф һавада йөрү дисеңме, спорт белән шөгыльләнү, кызыклы китап уку, якыннарың, туганнарың янында булу – болар барысы да баланы интеллектуаль  баета һәм физик яктан чыныктыра торган факторлар. Мәктәп укучылары физик күнегүләр комплексын физкультура дәресләрендә өйрәнәләр.

“Безнең мәктәптә укучыларның сәламәтлеге даими күзәтү атында тора, - ди 3 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Мөстәкыймова. – «Укучыларның сәламәтлеге» программасы кысаларында без сәламәтлеккә сак караш тәрбиялибез,  начар гадәтләргә каршы тәрбия чаралары, балалар арасында җинаятьчелеккә каршы профилактик чаралар алып барабыз. Балаларның күпчелек вакыты мәктәптә үтә, шуңа күрә укучыларның сәламәтлеге белән шөгыльләнү дә укытучылар җилкәсенә төшә. Дөрес туклану, рационны яшелчә, витаминлы җиләк-җимеш, аксымлы ризыклар белән тулыландыру да сәламәт буын тәрбияләргә ярдәм итә. Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек кирәкле сыйфатларны тикшерәбез”.

Физик тәрбия укытучылары укучыларны күбрәк хәрәкәтләндерергә тырыша, аларның сәламәтлеген саклауга күп көч куя. Күп кенә балалар спорт белән даими рәвештә шөгыльләнә. Бишенче «В» сыйныфында  укучысы Виктория  Җаппарова спортчылар гаиләсендә туып үскән. Үзенең дә спортны ничек яратуы турында сәламәтлек көненә багышланган иншасында  язган. Виктория фикеренчә, кечкенә вакыттан ук спорт белән шөгыльләнгән кешене барытик матур гадәтләр генә  бизи. Алар аралашучан, җитез, зирәк, төз, сылу гәүдәле булалар. Виктория үзен тагын 5-10 елдан нинди булачагы турында да язып үткән: “Мин үземне акыллы, сәламәт кеше итеп күзаллыйм. Физкультура гомерем буена озатып барачак”.

Виктория кондитер булырга хыяллана. Моның өчен ихтыяр көче дә кирәк булачагын бик яхшы аңлый ул. Чөнки баллы ризык бик көчле алдавыч. Аны капкан саен кабасы килеп кенә тора.

Виктория әти-әниләр үзләре дә үрнәк күрсәтергә тиеш дигән фикердә. Чөнки баланың сәламәтлеге аларның яшәү, тормыш-көнкүреш, туклану  культурасына нык бәйле. Бала үзе теләгән спорт белән шөгыльләнсен өчен әти-әни зур көч куярга тиеш.

 

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев