Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәт булу – үзе бәхет!

Шәпше мәктәбендә "Сәламәтлекне саклый торган технологияләр" дип аталган райөн семинары узды. Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар һәм район мәгариф бүлеге методистлары Шәпше укытучыларның дәресләренә кереп утырдылар, мастер-класслар карадылар, сыйныфтан тыш чараларда булдылар. Кунакларны бик әйбәтләп әзерләнеп каршы алдылар. Аларны мәктәп директоры һәм аның урынбасарлары сәламләде. Аннары җыелучыларны семинар планы...

Шәпше мәктәбендә "Сәламәтлекне саклый торган технологияләр" дип аталган райөн семинары узды. Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар һәм район мәгариф бүлеге методистлары Шәпше укытучыларның дәресләренә кереп утырдылар, мастер-класслар карадылар, сыйныфтан тыш чараларда булдылар.

Кунакларны бик әйбәтләп әзерләнеп каршы алдылар. Аларны мәктәп директоры һәм аның урынбасарлары сәламләде. Аннары җыелучыларны семинар планы белән таныштырдылар. Кунаклар өчен спорт залында флешмоб оештырылды.

Башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр.

2 нче сыйныфта математика дәресендә укытучы сәламәтлек саклый торган технологияләр: сулау, бармаклар, күзләр гимнастикасы, сенсорлы уеннар, экологик панно, массаж келәмчекләре кулланды. Балалар конторка артында (басып эшли торган урын) барлык биремнәрне дә бер дә авырыксынмый башкардылар.

3 нче сыйныфта әйләнә-тирә мохит буенча "Азык-төлек өстәмәләре һәм аларның кеше организмына йогынтысы" дигән темага дәрес уздырылды. Анда кока-кола эчемлеге һәм чит илдә эшләнгән борчак конфет, шулай ук чипсы белән тәҗрибәләр ясалды. Һәм аннан балалар бу ризыкларның чын булмавын күрделәр, аларны эчмәвең һәм ашамавың хәерлерәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннары балаларга ашамлыкларның составы буенча тикшеренү уздырырга тәкъдим ителде. Яшь тикшеренүчеләр аларда Е-өстәмәләр барлыгын һәм аларның нинди авырулар китереп чыгару ихтималы булуын ачыкладылар. Шулай ук әлеге ризыкларны куллануга карата киңәшләр дә бирелде.

Дөрес туклану темасы 4 нче сыйныфтагы дәрестә дәвам итте. Балалар үзләренең ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын исбатладылар - алар укытучыны игътибар белән тыңларга, аның сүзләрен дәфтәрләренә теркәп барырга, сорауларга җавап бирергә, төркемләп, парлап эшләргә, фикер алышырга да өлгерделәр. Дәрестә үткәрелгән тикшеренү эшеннән балалар шундый нәтиҗә чыгардылар: сәламәтлеккә зыян китерми торган ризыкларны гына сайлап ашасаң, бу үзеннән-үзе аны ныгытуга өлеш кертү була. Мондый гамәлдән берәү дә читтә калмады, һәркайсы кызыксынып эшләде, үз фикерен аермачык әйтте.

Башлангыч сыйныф укытучылары "Сәламәт булу - үзе бәхет!" дигән гаилә спорт бәйрәме уздырдылар. Анда 3 гаилә катнашты. Спорт бәйгеләре күңелле башланып китте. 4әр кеше чаңгыда узышу, туп ыргыту, капчык киеп, гантельләр тотып йөгерү, каршылыкларны җиңү, "Тоннель" һәм башка шундый кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Командалар үзләренең җитез, кыю, тату, бердәм һәм иң мөһиме - гаиләдә үзара аңлашып, ярдәмләшеп, уңышларга куанышып яши белүләрен күрсәттеләр.

8 нче сыйныфта тәмәкенең зыяны турында сүз барды. "Тәмәкенең организмга йогынтысы" дигән темага тәҗрибә ясалды. Балалар тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр, мәсьәләләр чиштеләр, күпме акчаның "җилгә очуын" исәпләп чыгардылар. Сыйныф сәгате сәламәт яшәү рәвеше турындагы җыр белән тәмамланды.

Безнең мәктәптә сәламәтлекне саклый торган технологияләр, укытуда Сингапур системасы актив кулланыла. Бездә дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар уздыру өчен бик әйбәт шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев