Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шырпы кабы кадәр блокада икмәге

Ленинград блокадасы илебез тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели. Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. 872 көн барган, ягъни 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам иткән мәхшәр миллионлаган кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец илбасарларыннан азат ителә. Нинди генә авырлыклар, ачлык-ялангачлык булмасын, халык җиңүгә булган ышанычын, тыныч көннәр киләсенә өмет итеп яши.

Биектау районында ел саен әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уза. Агымдагы атнада «Блокада икмәге» дигән акция узды. Аны Биектау районы Туган якны өйрәнү музее “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге белән берлектә оештырды. Аны оештыручылар район үзәгендәге узып баручыларга 125 әр грамм ипи тараттылар. Ленинград блокадасы вакытында шәһәр халкына нәкъ шул күләмдә ипи биргәннәр. Акция барышында блокада фаҗигаләре тасвирланган листовкалар өләштеләр.

“Өч елга якын дәвам иткән газап, ачлык, җан өшеткеч суык, бомбага тотулар, үлем. Ватаныбызның шушы куркыныч көннәре истәлегенә багышланган акция үсеп килүче буында илебез тарихындагы героик сәхифәләрнең берсе - Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру максатыннан уздырылды”, - ди «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Лилия Надиенко.

“Күзләремә яшьләр килде хәтта, - дип, сүзгә кушылды акцияне үз күзләре белән күргән Әлфия Насыйбуллина. - Бөек Ватан сугышында, аерым алганда, Ленинград өчен барган сугышта, Җиңү һәм киләсе буыннарга тыныч тормышны саклау өчен миллионлаган ватандашыбыз үз гомерен корбан иткән. Блокада өзелүгә 76 ел вакыт үтте. Шунысы куандыра, әлеге вакыйгаларны яшьләр белә. Минем кызым сыйныфында батырлык сәгате узды. Балалар блокада икмәгенең шырпы кабы кадәр күләмдә генә булганын күреп, уйга баталар. “Блокадада яшәүчеләр миңа бик тә кызганыч булды, - ди кызым”.

Гыйнвар ахырында районның барлык мәгариф учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале чорына багышланган батырлык сәгатьләре, тематик лекцияләр уздырыла.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев