Шәймиевкә – Столыпин медале
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев I нче дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды. РФ Хөкүмәте Боерыгында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның беренче Президенты "илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүдәге хезмәтләре өчен" I нче дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләнде. Россия Премьер-министры Владимир Путин шул хактагы карарны 2012 нче елның 20 гыйнварында имзалаган. Столыпин...
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев I нче дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды.
РФ Хөкүмәте Боерыгында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның беренче Президенты "илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл
итүдәге хезмәтләре өчен" I нче дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләнде. Россия Премьер-министры Владимир Путин шул хактагы карарны 2012 нче елның 20 гыйнварында имзалаган. Столыпин медале - Россия Федерациясе Хөкүмәте бүләге. Аның ике дәрәҗәсе бар, I нче дәрәҗә - медальнең иң югары дәрәҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев