Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Шәкерт остазын узар
Тәҗрибә байлыгы - тузмас байлык, дигән борынгылар. Яңа гына үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгеч тәҗрибәсе булмаганлыктан еш кына төрле авырлыклар алдында кала. Укытучы һөнәре буенча эшләп китү башка төр һөнәр ияләре белән чагыштырганда күпкә катлаулырак. Чөнки яшь кеше махсус уку йортында белемне укытучы белгечлеге буенча алган булса да,...
Тәҗрибә байлыгы - тузмас байлык, дигән борынгылар.
Яңа гына үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгеч тәҗрибәсе булмаганлыктан еш кына төрле авырлыклар алдында кала. Укытучы һөнәре буенча эшләп китү башка төр һөнәр ияләре белән чагыштырганда күпкә катлаулырак. Чөнки яшь кеше махсус уку йортында белемне укытучы белгечлеге буенча алган булса да, ул тиз генә чын укытучы булып китә алмаска мөмкин. Укытучы булыр өчен аудитория программалары буенча алган белем генә җитми. Шуңа күрә укытучылар коллективында остазлык хәрәкәтен активлаштыру беренче планга чыга. Өлкән, тәҗрибәле укытучы яшь белгечкә һөнәр серләрен өйрәтә.
Биектау районы педагоглары остазлык хәрәкәтенә зур игътибар бирә. Районга килгән һәр яшь белгеч тәҗрибәле педагоглар коллективына килеп керә. Яшь укытучыга һәръяклап ярдәм күрсәтү - һәр мәктәпнең максатчан бурычы. Республикада укытучының һөнәри үсеше моделе булдырылган. Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укытучы - остаз", "Укытучы - оста" грантларын булдырды.
Остазлык хәрәкәтен тормышка ашыру кысаларында 28 октябрьдә Биектау районының 3 нче урта мәктәбендә районның яшь укытучылары семинары узды. Анда Биектау районыннан һәм Казан шәһәре Совет районыннан килгән 20 дән артык яшь укытучы зур кызыксыну белән тәҗрибәле укытучылар биргән ачык дәресләр һәм мастер-классларны карады.
5 "А" сыйныфында "Борынгы Египет сәнгате" дигән тема астында Нурия Гәлләмова алып барган ачык дәрестә балаларга бик күп яңа мәгълүмат бирелде. Укучылар укытучыны зур кызыксыну белән тыңладылар. Алар тыңлап кына калмадылар, теге яисә бу күренешкә үз фикерләрен белдерделәр, теманы анализладылар.
10 нчы юнәлешле сыйныф укучылары химия һәм биология укытучысы Марина Варакинаның ачык дәресендә катнаштылар. Дәрес Сингапур алымнарын кулланып оештырылган иде. Сингапур структурасы эшне күмәкләп (команда белән эшләү) оештыру, аудиториядә психологик яктан рәхәт мохит тудыру формаларына корылган. Балалар дәрестә икешәрләп тә, төркемнәргә бүленеп тә эшләделәр. Алар яшь укытучыларга яңача белем алуның кызыклы якларын ачтылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Сабирова 3 нче "Б" сыйныфы укучыларына тирән эчтәлекле дәрес бирде. Бу очракта да Сингапур методикасы кулланылды, чөнки әлеге мәктәп Сингапур алымын куллану һәм аны мәгарифтә тормышка ашыру буенча яңарыш мәйданчыгы булып тора. Балалар туган телдә сүз байлыгын арттырдылар, грамматика категорияләренә бик җиңел төшенделәр, телдән һәм язма сөйләм кагыйдәләрен үзләштерделәр, татар телендә үзләренең көн тәртибе турында сөйләделәр.
"Минем йорт". Һөнәрмән укытучы Алсу Зиязетдинованың инглиз телендә 5 «А» сыйныфына биргән ачык дәресе әнә шулай дип исемләнгән иде. Үз дәресендә укытучы тел өйрәнү алымнарының ни дәрәҗәдә күпкырлы икәнлеген исбатлады.
Балаларны дөрес язарга һәм дөрес укырга өйрәтү өчен бик күп хезмәт куярга кирәк. 1 нче сыйныфта 25 ел хезмәт юлы булган тәҗрибәле укытучы Ольга Петрова балаларга математика фәне буенча ачык дәрес бирде. Педагог математика фәне нигезләрен биргәндә информацион технологияләр ярдәмендә эш итә. Аның дәресләрендә балалар логик фикер йөрешен үзләштерә, күңелдән кушу, алу, тапкырлау, бүлү нигезләрен өйрәнә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Миассарова 7 «А» сыйныфында үз фәне буенча дәрес бирде. Ул туган телнең матурлыгы, бөтенлеге, аның аһәңе, моңы турында ачык мисалларда аңлатты. Балалар дәрестә татар телендә иркен итеп үзләрен борчыган мәсьәләләр турында бәхәс алып барды.
Тәҗрибәле укытучыларның һәр дәресе презентацион материаллар белән баетылган иде. Яшь белгечләр һәр дәресне зур кызыксыну белән карадылар, соңыннан фикер алыштылар, педагогларга күп санлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр һәм шунда ук төпле җавап та алдылар.
Мәктәпнең укыту эшләре буенча мөдире яшь укытучылар алдында бик үтемле һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Ул дәреснең технологик картасын төзүгә, заманча дәрес алып бару системасы таләпләренә аерым басым ясады.
"Тырышлык, үҗәтлек һәм сабырлык. Менә бу өч сыйфат сезне сайлаган юлыгыздан туры гына алып барырга ярдәм итәчәк, - диде остаз укытучы Эльза Юрьевна. - Беренче кыенлыклар һәркемне сагалап тора, алар сезне куркытмасын, ихтыяр көчегез беркайчан да саекмасын. Шул очракта гына сез югары профессиональ дәрәҗәдәге белгеч булып үсеп җитәрсез. Тырыш кешегә уңышлар да юмарт килә. Укытучы өчен сезнең укучыларыгызның һәм әти-әниләренең рәхмәтен ишетүдән дә рәхәт мизгелләр юк".
Биектау районының 3 нче мәктәбендә яшь белгечләргә ярдәм итү буенча күп тәҗрибә тупланган. Яшь укытучылар өлкән педагогларга өмет белән карый, һәм, киресенчә, өлкәннәр яшьләргә ышаныч күрсәтә. Моның шулай икәнлеге семинар барышында да чагылыш тапты. Шуңа күрә яшь укытучылар семинары эчтәлеге ягыннан бай, күпкырлы булып чыкты. Анда катгашучылар мәктәп коллективына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм семинарның яшьләр өчен бик тә үтемле, файдалы булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев