Сез кирәк, укытучылар, безгә һәрчак сез кирәк!
1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү, тәрбия өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп билгеләп үтә. Бакчаның музыка буенча җитәкчесе Марина Костюнина балаларның бию, җыр, рәсем сәнгате буенча талантларын ачарга ярдәм итә, аларны төрледән-төрле мавыктыргыч уеннар белән җәлеп итә. Шул сәбәпле сабыйлар бакчага бик теләп йөри. Алар Марина Николаевна белән бергәләп өйрәнгән җырларның барысын да яттан белә.
Марина Костюнинаның 20 елдан артык хезмәт стажы бар. Алар барысы да районның балалар бакчалары белән бәйле. Педагогик техникум тәмамлагач та ул «Колокольчик» балалар бакчасына музыкаль җитәкче булып урнаша. Соңыннан «Бәләкәч»кә күчә. 20 ел дәвамында ул балаларның самими күңелендә җыр, бию сәнгатенә мәхәббәт тудыруда ярдәм итә. Балалар белән бергәләп алар милли төсмерләр белән сугарылган курчаклар ясыйлар. Кулдан ясалган һәр курчакта җан җылысы бар, чөнки алардан балаларның нәни куллары җылысы бөркелә.
“Без Марина Николаевнаны бик тә яратабыз. Ул безнең белән матур сөйләшә, беркайчан да әрләми”, - ди бакчада тәрбияләнүче Рамазан Камалов.
Марина Костюнинада педагог булу хыялы бала чактан яши. Бу һөнәр аларның нәселендә. Бабасының әтисе 1927 елда партия кушуы буенча Ульяновск өлкәсеннән Татарстанга балаларны, өлкәннәрне укытырга килә. Шул еллардан бирле алар нәселе укытучы һөнәренә тугрылык саклый.
Марина Николаевна укыту-тәрбия эшен максималь дәрәҗәдә төрләндерергә тырыша. Стандарт программалардан тыш, үзе эшләгән формаларны, ысулларны да куллана. Мәсәлән, курчаклар ясау, тегү методикасына ул Санкт-Петербургта эшләүче коллегасыннан өйрәнә һәм бу шөгыльне үзенә генә хас төсмерләр белән баета. Ә аның «Музыкаль уеннар җыелмасы» коллегалары арасында зур танылу тапты һәм һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулады.
“Әлбәттә, безнең эш җиңелләрдән түгел, - ди Марина Костюнина. – Әмма мине балалар рухландырып тора. Вакыт-вакыт оригиналь идеяләр белән алар миңа үзләре үк ярдәм итә. Шул рәвешле яңалык туа. Балалар янында һәрвакыт кәеф күтәренке була. Алар күңел төшенкелегенә бирелергә ирек куймый”.
Музыкаль җитәкче, үз вазифаларыннан тыш, район күләмендә уздырыла торган иҗади бәйгеләрдә катнаша, Биектау районы данын республика дәрәҗәсендә уздырыла торган бәйгеләрдә яклый. Узган ел Марина Костюнина «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесендә катнашып, иң яхшы 10 тәрбияче арасына керде һәм методистларның «ПРОметод» Бөтенроссия бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев