Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сая авылында яшәүче Зайфәр Ибәтуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген 5 май көнне Сая авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зайфәр Касыйм кызы Ибәтуллина үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Ул Арча районында дөньяга килә. Гомере буе Биектау районы Сая авылында яши. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагшы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән ул. Юбилярны күркәм...

Бүген 5 май көнне Сая авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зайфәр Касыйм кызы Ибәтуллина үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә.

Ул Арча районында дөньяга килә. Гомере буе Биектау районы Сая авылында яши. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагшы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән ул.

Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Рөстәм Галиулла улы Зайфәр Касыйм кызына саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы һәм яратуында озын-озак гомер итүен теләде.

Шулай ук район башлыгы юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев