Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Салих Сәйдәшев музее

Биектау районының Өбрә авылында Халыкара музейлар көне - 18 нче майда Салих Сәйдәшев музее ачылачак. Элекке музей 1970 нче елдан бирле бөек композиторның бабасы яшәгән йортта эшләп килде. Агач бина инде шактый таушалгач, аның сүтәргә дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта яңасын да төзи башладылар. Исегезгә төшереп үтәбез: узган...

Биектау районының Өбрә авылында Халыкара музейлар көне - 18 нче майда Салих Сәйдәшев музее ачылачак. Элекке музей 1970 нче елдан бирле бөек композиторның бабасы яшәгән йортта эшләп килде. Агач бина инде шактый таушалгач, аның сүтәргә дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта яңасын да төзи башладылар. Исегезгә төшереп үтәбез: узган елның августында бөек татар композиторы, татар профессиональ музыкасына юл яручы Салих Сәйдәшев музеена нигез салынган иде.
Салих Сәйдәшев музее кунакларны каршы алырга әзер, дисәк тә була. Нибары вак-төяк эшләр: территориясен тәртипкә китерәсе, чәчәкләр утыртасы, элмә такталар урнаштырасы гына калган.
2016 елның августында музей бинасының нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать белән капсула салып калдырылды. Анда үсеп килүче буын үзенең кече Туган иленең тарихын онытмас, аны кадерләп саклар, дигән ышаныч белдерелгән язма салынды.
- Хыялларның тормышка ашуы куанычлы хисләр уята. Күңел сөенә. Салих Сәйдәшевнең истәлеге алдында да, Татарстан Республикасы халкы алдында да рухыбыз-җаныбыз сафлана. Чөнки безнең Сәйдәшебез бер генә, - диде район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин музей ачылышына кагылышлы мәсьәлә буенча күчмә киңәшмә вакытында барлык эшләр 10 нчы майга кадәр төгәлләнергә тиеш, дигән конкрет күрсәтмә бирде. Шушы ук көнгә бөек композиторның бюсты да куелачак.
Салих Сәйдәшев музее экспонатлары әлегә үзләрен лаеклы урыннарына урнаштыруны көтәләр. Һәм шул чакта районның һәр кешесе туган ягының бөек композитор исеменә бәйле тарихы белән якыннанрак таныша һәм өйрәнә алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев