Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сак булыгыз: һәр ялтыраган - алтын булмый

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәкләрдә халык арасында аңлату эшләре алып бара. Тиздән Яңа ел бәйрәме. Кешенең сәламәтлеге табыннарга нинди ризык, эчемлекләр куелуына да бәйле. Шундый ук аңлату эшләрен 14 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан җирле органы башлыгы урынбасары Наталья Кузягина Биектау районында да алып барды....

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәкләрдә халык арасында аңлату эшләре алып бара.
Тиздән Яңа ел бәйрәме. Кешенең сәламәтлеге табыннарга нинди ризык, эчемлекләр куелуына да бәйле. Шундый ук аңлату эшләрен 14 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан җирле органы башлыгы урынбасары Наталья Кузягина Биектау районында да алып барды. Ул җаваплы хезмәткәрләр катнашында киңәшмә һәм халык белән очрашу формасында узды. Районның башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә сүз районның сәүдә оешмаларында ЕГАИС системасын кертү нәтиҗәләре турында барды.
Суксы авыл җирлегендә узган җыенда авыл халкы Дәүләт алкоголь инспециясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Инспекция вәкилләреннән халык төрле ситуацияләрдә үз хокукарын нинди юллар белән якларга кирәклеген сорашты. Бүгенге көндә андый хәлләр адым саен диярлек. Мәсәлән, саклау вакыты узган сыйфатсыз товар сатып алган очракта, ялган спиртлы эчемлекләргә тап булганда, массасы киметелеп сатылган ашамлыклар алганда эшмәкәрләр еш кына товарны кире алырга теләмиләр. Бу очракта кулланучыларга үз хокукларын якларга ярдәм итүче мәгълүмати материаллар ярдәмгә килә, - дип билгеләп үттеләр инспекция вәкилләре. Җыенда хәбәр ителгәнчә 10 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Дәүләт алкоголь инспециясе тарафыннан игълан ителгән "Легаль булмаган хәмер" декадасы бара. "Декада кысаларында җәмәгать туклануы предприятиеләрендә контрольлек чаралары тагы да көчәйтелде, - дип хәбәр итте Наталья Кузягина. - Яңа ел алды көннәрендә ашамлыклар сатып алганда аларның саклану срогына, нинди шартларда эшләнгәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Һәр ялтыраган - алтын булмый."
Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең Биектау районында уздырган чаралары арасында иң үтемлесе мәктәп укучылары белән очрашу булгандыр, могаен. Инспекция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укучылар арасында "Кулланучылар хокукын яклау-2015" Республика олимпиадасын уздырган иде. Биектау районының 1-нче санлы мәктәбендә белем алучы 10-нчы класс укучылары Стрекалова Ирина һәм Зиннатуллина Эльвира төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан җирле органы башлыгы урынбасары Наталья Кузягина укучыларны тантаналы линейка алдында чын күңелдән котлады, аларга Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Рәхмәт һәм мактау сүзләренә Олимпиадада катнашкан укучылар өчен генә түгел, укытучылар коллективы да лаек булды. Тарих укытучысы Айдар Ленарович Камалов Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Игорь Марченконың Мактау Хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан җирле органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев