Сак булыгыз: урманнарда талпан котыра
Яз - җәй айларында урманнарга керү тыела. Бу - янгын куркынычсызлыгы таләпләре генә түгел, кешеләрне талпан кадалудан саклап калуда да мөһим чара булып тора. Белгечләр фикеренчә, алар урманнарда гына түгел, дачаларда да очрый. Җылы һава талпаннарның активлашуына китерә. Табигатькә, паркка, урманга эшләргә яисә ял итәргә чыгасыз икән, талпаннан саклану чараларын күрергә кирәк.
Иң мөһиме, кеше өчен урман бете тарата торган боррелиоз, энцефалит чире куркыныч. Ул кешенең үзәк нерв системасын зарарлый, инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Авыру бик кискен башлана. Тешләнгән урын башта кызарып тора. Бет тешләгәннән соң атна-ун көн узгач тән температурасы күтәрелә, баш авырта, гәүдә сызлый, күңел болгана башлый.
Талпан энцефалит авыруы китереп чыгара. Татарстанда бу авыру сирәк очрый, әмма саклану чаралары комачауламый. Бореллиоз исә тирене, терәк-хәрәкәт аппаратын, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасын зарарлый.
Талпаннар дымлы урыннарны ярата. Алар урман эчендә генә түгел, су буйларында, үлән куе үскән урыннарда, яр буйларында, урман яны зоналарында очрый. Талпан үзенең корбанын үлән арасында, кайвакыт куаклыкларда көтә. Әмма беркайчан да ул агачларга үрмәләми, кешегә югарыдан төшми. Киемгә ябышып ул өскә таба үрмәли, кием астында җайлы урын табып, кешенең тәненә ябышу ягын карый. Аны култык астыннан, корсакта, аркада, муенда һәм башта табалар. Моңа уртача 30 минут китә. Урман бетен тиз күреп алу өчен ачык төстәге кием кияргә, чалбар балакларын итек эченә, өстәге киемне чалбар эченә кертергә кирәк. Җиң манжетлары кулны кысып торсын. Башта яулык яисә башлык, капюшон булсын. Кыскасы, урман бете тәнгә үтеп керерлек булмасын. Ак төстәге киемнән бетне тиз күреп алырга була. Шуңа күрә талпаннар активлашкан урыннарга барганда ачык төстәге кием кияргә киңәш ителә. Киемне бетләрне куркыта һәм үтерә торган махсус аэрозольле сыеклыклар белән эшкәртсәң тагы да яхшы. Саклану чараларын үтәү бет берничек тә кадалмый дигән сүз түгел. Өйгә кайткач тәнне бик җентекләп тикшереп чыгарга кирәк. Үзегез генә түгел, бергә ял иткән һәркем, шулай ук этләр, мәчеләр дә шундый тикшерү үтәргә тиеш. Талпанны бик тиз танып була, ул куе кызыл төстә, бераз гына кандалага охшап тора.
Үзегезнең тәндә талпан тапсагыз, аны сытарга ярамый. Чөнки авыру тудыра торган матдә кешенең канына үтеп керергә мөмкин. Тәненнән талпан алган кеше һичшиксез хастаханәгә - хирургка мөрәҗәгать итәргә теш.
Май аеның беренче көннәрендә Биектау районы үзәк хастаханәсенә тәннәренә талпан кадалу сәбәпле ике кеше мөрәҗәгать итә. Табиблар аларның тәненнән талпанны алырга ярдәм итә һәм профилактик дәва бирә. Талпанны тәннән үзеңә дә чыгарырга була. Әмма бу очракта талпанның санын гына түгел, башын чыгару мөһим. Талпанның авыру китереп чыгара торган вирусы аның селәгәендә була.
Биектау районында соңгы 20 ел эчендә энцефалит авыруы китереп чыгара торган бетләр күзәтелми. Әмма талпан тешләүнең 30% ында боррелиоз китереп чыгара торган очрак күзәтелә. Аны дәваламасаң, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерә торган авыру барлыкка килә.
“Бет боррелиозы вакытында тән температурасы күтәрелә. Тәнне кызыл таплар баса, соңыннан вирус эчкә үтә һәм барлык органнарны зарарлый башлый. Әгәр кеше бу очракта да дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итми икән, ике-өч атнадан соң тавык күкәе зурлыгында кызыл таплар пәйда була. Кеше моннан соң да дәваланмый икән, таплар тагын да зурая. Температура 39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу очракта, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - ди район үзәк хастаханәсенең инфекция табибы Елена Татаринова.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев