Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Саимә Хәкимова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә (+ФОТО)

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә гомер кичерүче Хәкимова Саимә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның...

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә гомер кичерүче Хәкимова Саимә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.
Тыл ветераны Саимә Барый кызы ТРның Тәтеш районында туып үсә. Авыр сугыш еллары турында гаять ачынып, күз яшьләре белән искә ала. Ашарга, кияргә юк, сугыш кырыннан бер-бер артлы үлем хәбәрләре килеп тора. Ашарга дип аннан-моннан яңа гына төртелеп чыккан чирәм йолкып ашыйбыз, - дип искә ала ул.
Сугыштан соң 1951 елда ул Азербайджанга Баку шәһәренә китә. 1958 Чүпрәле районы егете Гаязетдинга кияүгә чыга. Озакламый аларның уллары Сәет дөньяга килә.
Саимә апа лаеклы ялга чыкканчыга кадәр ерак юлларга йөрүче поездларда проводник- озатып йөрүче буларак хезмәт куя.
Уллары Сәет исә үсеп җитү белән әти-әнисенең туган төбәгенә кайта. Укый. 1976 елда гаиләсе белән Биектауга күчеп килә, эшли башлый.

Саимә апа ире Гаязетдин дөнья куйганнан соң, улы гаиләче янына Биектауга күчеп кайта. Хәзерге вакытта улы исән түгел, килене Роза белән тормыш итә.

Реклама

Саимә Барый кызы 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы өчен яраткан әби.
Аллаһ Тәгалә аңа хәерле озын гомер бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев