Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" көрәштерә: Стәрлетамакка – Биектау аша

Татарстанның 15-16 яшьлек көрәшчеләре Биектауга җыелды. 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. Бүген теркәлү узган көрәшчеләр ике көн дәвамында иң көчлеләрне ачыклый. "КӨРӘШ УЛ - ТАРИХЫБЫЗ" Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче...

Татарстанның 15-16 яшьлек көрәшчеләре Биектауга җыелды. 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. Бүген теркәлү узган көрәшчеләр ике көн дәвамында иң көчлеләрне ачыклый.


"КӨРӘШ УЛ - ТАРИХЫБЫЗ"


Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов татар көрәшен спорт төре буларак кына түгел, ә буыннан-буыга тапшырылып килгән яшәү рәвешебез буларак кабул итәргә кирәк, ди.


- Тарихка күз салсак, үсмерләр арасында республика беренчелеге 1973 елдан бирле уздырыла. Күпләр үсмерләр бәйгесенең "Яшь ленинчы" газетасы призына оештырылган вакытларын да хәтерлидер. Ул 1986 елдан шул исемдә үткәрелә башлады. Инде хәзер матбугатның исеме үзгәреп, "Сабантуй" журналы призына үткәрсәк тә, җисеме һәм асылы шул ук калды, - дип сөйләде безгә Хәлил Шәйхетдинов. - Көрәш турнирларын матбугат чаралары призына уздыру гадәте бар - 54 нче тапкыр "Ватаным Татарстан" газетасы призына ир-егетләр бил алышты, 3-4 мартта 42 нче мәртәбә "Татарстан яшьләре" газетасы призына республика ярышлары уздыру өчен Мамадыш үзенә егетләрне җыячак. Ә балалар һәм үсмерләрне нәкъ менә үзләре яратып укый торган журнал призына уздырыла торган ярыш җыя. Бу очраклылык түгел. Татарча көрәш - ул тарихыбыз, яшәешебез һәм мәдәниятебез. Шуңа да матбугат чаралары аша яшьләрне спортка тартырга, аларны танытырга ниятләү максатыннан шундый юл сайланган да инде.


Сүз уңаеннан, Татарстанда бүген 135 спорт төре белән шөгыльләнәләр, елына 800дән артык республикакүләм ярыш уздырыла икән. Алар арасында татарча көрәшнең үз йөзе бар.


- Без аны спорт төре буларак кына карамыйбыз. Буыннан-буыга тапшырылып килгән яшәү рәвешебез ул. Шуңа да балаларның көтеп алган бәйгесен матур итеп уздыру теләге белән янып яшибез, - ди министр урынбасары.


БИЕКТАУ КӨТЕП АЛДЫ


Газета призына республика беренчелеге ел саен бер җирлектә узмый, келәм хуҗалары алышынып тора. Бу район башлыкларының көрәшкә мөнәсәбәте белән дә бәйле. Быелгы турнирның Биектауда узуы районда көрәшче һәм көрәшне ярата торган шәхес - Рөстәм Кәлимуллинның җитәкчелек итүе белән дә бәйле.


Әлеге турнирның соңгы елларына - 2002 елдан бүгенгә кадәр уздырылганына анализ ясап карасак, Мамадыш көрәшчеләренең фаворит булуы аңлашыла. Әлеге команда соңгы өч елда беренче урын яулап килә. Яшь көрәшчеләр тәрбияләү шулай ук Кукмара, Актаныш, Саба якларында да алга киткән. Алардан бераз калышучы районнар - Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау һәм Яшел Үзән. Димәк, келәм хуҗаларына җиңел булмаячак.


- Нинди генә ярышта катнашсак та, район башлыгы спортчыларга җиңүгә ирешүне максат итеп куя. Соңгы ярышта - Муса Җәлил истәлегенә уздырылган турнирда безнең команда 7 нче урында калды. Шул сәбәпле район башлыгы тарафыннан бераз тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек. Иң мөһиме - катнашу, дигән Олимпия принцибы безнең өчен түгел. Ул бездә эшләми. Безнең өчен иң мөһим максат - җиңү. Шул ук вакытта көрәшнең ни икәнен, җиңү яулауның җиңел бирелмәвен дә беләбез. Ни генә булса да, көчле кеше өстен чыгачак, - Биектау районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев келәм хуҗаларының җиңү өчен көрәшәчәген белдерде.


Ул шулай ук Биектау районының үсмерләр арасындагы турнирны кабул итәргә дә ныклап әзерләнүен ассызыклап узды.


- Көрәш районыбызның йөзек кашы булып тора. Үзебездә күп тапкыр мәртәбәле ярышлар уздырганыбыз булды. Алда торган мәртәбәле турнирга зур җаваплылык тоеп әзерләндек. Көрәшчеләрне урнаштыру өчен ике лагерь әзерләнде, район җитәкчелеге соравы буенча алардагы урнашу бәяләрен төшертеп булды. Район көрәшчеләрне, кунакларны каршы алырга әзер. Кунакчыл рәвештә каршы алып, турнирны матур, истә калырлык итеп уздырасы килә, - ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе.



КЕМНӘР ҖИҢӘР?


Турнирда беренче, икенче һәм өченче урын алган көрәшчеләрне 10, 8, 5 мең сум акчалата бүләк көтә икән. Бу хакта безгә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин җиткерде.


- 15-16 яшьлек үсмерләр арасындагы әлеге көрәш турниры бик танылган бәйге санала, - диде ул. - Үсмер көрәшчеләрне иң нык кызыктырганы - ярышларның Татарстан беренчелеге булуып торуы. Димәк, ярышта җиңүчеләр Татарстан данын Россия беренчелегендә яклый алачак. Ә анысында чемпион була алсаң, спорт остасына кандидат исеменә лаек буласың, дигән сүз. Россия беренчелеге 17-18 мартта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә үткәреләчәк.


Башкарма директор сүзләренә караганда, "Сабантуй" газетасы призына уздырыла торган республика беренчелегендә унлап район командасы беренче өчлеккә керергә дәгъва кыла ала икән.


- 2002 елдан бүгенгә кадәр уздырылган турнирга анализ ясап карасак, Мамадыш көрәшчеләренең фаворит булуы аңлашыла. Әлеге команда соңгы өч елда беренче урын яулап килә. Ә көрәш буенча барлык төр ярышларны да исәпләсәк, Мамадыш ике ел инде беренчелекне бирми. Яшь көрәшчеләр тәрбияләү шулай ук Кукмара, Актаныш, Саба, Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында да яхшы оештырылган. Тотрыклы күрсәткечкә Буа, Түбән Кама, Чаллы, Казанның Мәскәү районы көрәшчеләре дә ирешеп килә. Телгә алынган командаларның барысы да җиңү өчен генә бил алышачак, - ди Равил Хәйруллин.


Фаворитлар күп булган саен, хөкемдарларга да эш авыр булачак. Федерациянең башкарма директоры сүзләренә караганда, үсмер көрәшчеләргә үзләрен күрсәтергә күбрәк мөмкинлек биреләчәк, тарта-суза 2 балл яисә чиста җиңү билеләүләр булмаячак.


КӨРӘШ ҺӘМ МАТБУГАТ


"Сабантуй" журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин белдергәнчә, былтыргы турнирда 38 командадан 301 көрәшче бил алышкан.


- Чынлап та, көрәшче турнирның җиңүчеме ул, әллә беренче өлеккә кергән көрәшчеме, әллә инде катнашучы гынамы, үзен матбугатта күрә икән, горурлык кичерәчәк. Аның турында сөйлиләр, туган-тумачасы, иптәшләре күрә. Шуңа да без матбугатта зур репортаж әзерлиячәкбез. Моның өчен ике көн дәвамында турнирда эшләргә җыенабыз. Бу үз чиратында "Сабантуй"ны танытырга да ярдәм итәчәк. Сүз дә юк, көрәш аша гына журналның тиражын арттыру авыр әйбер. Килешәм, үсмерләр интернет шаукымында яшиләр, газета-журналлар икенче планда калып килә. Анысын да исәпкә алып, интернет сайтыбызда да видео һәм фото репортаж биреп барырга ниятлибез. Бу көрәшкә һәм үзебезгә дә танылырга ярдәм итәчәк, - ди Илназ Фазуллин.


Шул ук вакытта татарча көрәшкә аерым матбугат чараларының игътибары да җитенкерәми. Бу хакта танылган спорт журналисты Атлас Гафиятовның фикерен тыңладык.Танылган журналист көрәш темасына кайбер матбугат чаралары тарафыннан игътибар булмауга да борчылуын белдерде.

- Көрәш темасын яктыртучы журналистлар бармак белән генә санарлык. Әмма бу мәктәп дәвамлы булырга тиеш. Көрәш темасын аңлап язу өчен аның асылын белергә, үзең дә, һич югы, сөлге тотып караган булырга, даими рәвештә ярышларны тамаша кылырга кирәк, - ди Атлас Гафиятов.


...1986 елдан "Яшь ленинчы" газетасы призына уздырыла башлаган турнир аша кемнәр генә узмаган. Атлас әфәнде белеп әйтә: бүген ир-егетләр арасында Татарстан, Россия чемпионы булган көрәшчеләрнең күпчелеге нәкъ менә шул турнирда бил ныгыткан егетләр бит. Шуңа да "Сабантуй" журналы призына уздырыла торган турнир зур әһәмияткә ия. Ике көн дәвамында бил алышачак егетләрнең исемнәрен хәтерләп калыйк. Алардан бик яхшы көрәшчеләр чыгарга мөмкин.


интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев