Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәзилә Шәйхнурова –Шаһиева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүген без кабызган йолдыз - "җирән" төстә. Ни өчен дисезме, бүгенге якташыбыз Рәзилә Шайхнурова - Шагиева нәкъ әлеге төсне үз итә. Ерактан балкып торган күзләре, сөйкемле...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүген без кабызган йолдыз - "җирән" төстә.

Ни өчен дисезме, бүгенге якташыбыз Рәзилә Шайхнурова - Шагиева нәкъ әлеге төсне үз итә. Ерактан балкып торган күзләре, сөйкемле йөзе күк, чәчләре дә аның игътибарсыз кала алмый. Белгечләр, җирән төсне сайлаучылар акыл белән эш итүче шәхесләр, диләр. "Җиде кат үлчә - бер кат кис" мәкале алар өчен әйтелә дип, билгеләп үтәләр. Үзләре хакында еракка танытасы килүчеләр дә, әлеге төскә өстенлек бирәләр икән. Якташыбыз Рәзиләгә туры киләме микән, алда әйтелгән сүзләребез?! Төгәл җавапны мөгаен, аның тормыш юлдашы һәм сабыйлары гына әйтә алыр. Әйе, бүгенге көндә ул бәхетле әни, яраткан хәләл җефете. Киләчәк елларда да берүк шулай булсын.

6 июль көнне туган көнен билгеләп үтүче йолдызыбыз гаиләсе белән һәр көнен файдалы да, кызыклы да уздырырга тырыша. Бергә алар табигать кочагында ял да итәләр, яраткан шөгыльгә дә урын табалар. Мәсәлән, шундыйларның берсе - гөмбә җыю.

Рәзилә төрле конкурсларда катнашып, үз бәхетен сынарга яратучылардан да. Аның "Вконтакте" социаль битенә күз салсаң, төрле төркемнәрдән алып куелган репостларга юлыгасың.

Рәзилә, исеңә төшерәбез "Татмедиа" АҖ дә һәрчак шундый башлангычлар алдында. Үз бәхетеңңе газета-журналларга да язылып сынап карага тәкъдим итәбез!

Реклама

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев