Район прокуратурасы мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча аерым гражданнарны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне юлларда иминлекнең артуына этәрүче фактор итеп карый.
Биектау районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы законның үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә закон таләпләренә җавап бирми торган дүрт очрак теркәлде. Аларның һәркайсында машина йөртүчеләрнең наркотик, алкогольле матдәләр кулланганлыгы...
Район прокуратурасы мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча аерым гражданнарны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне юлларда иминлекнең артуына этәрүче фактор итеп карый.
Биектау районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы законның үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә закон таләпләренә җавап бирми торган дүрт очрак теркәлде. Аларның һәркайсында машина йөртүчеләрнең наркотик, алкогольле матдәләр кулланганлыгы ачыкланды. Андый гражданнарга транспорт чарасы белән идарә итү катгый тыела. Әмма бүгенге көнгә кадәр алар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителмәгән була. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" турындагы Россия Федерациясе законының 28-нче матдәсе 1-нче бүлегендә күрсәтелгәнчә, мәҗбүри медицина тикшерүе узып, тикшерү нәтиҗәсендә машина йөртүчедә үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган билгеләр булуы ачыкланса, әлеге гражданин машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш.
Алкоголизм, наркомания, токсикомания кебек авырулар медицина тикшерүе буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә нигез бирә торган факторлар булып тора. Югары куркыныч чыганагы булып торган мондый төр авырулар вакытында машина йөртү катгый тыела. Авыру кешеләр медицина учреждениесендә аерым исәптә торырга тиеш. Андый кешеләргә тулысынча терелеп беткәч һәм медицина учреждениесеннән исәптән төшкәч кенә яңа хокук бирелә һәм алар яңадан руль артына утыра ала.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә район прокуратурасы тарафыннан машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне таләп итеп язылган дүрт административ дәгъва судка җибәрелде. Әлеге эшләр барысы да суд каравын көтә.
Нет комментариев