Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов Биектау районы башлыгына ике яңа мәктәп автобусының ачкычларын тапшырды (+ФОТО)

Бүген 1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды. Тантана Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрләрдәге кебек үк белем алсын өчен...

Бүген 1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.

Тантана Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрләрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк.

«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм мәктәп автобуслары балаларны эре мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде».

Җавап сүзе белән Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тырышлыгы белән мәктәпләрнең автобус паркы ел саен яңара.
Тантаналы чарада районнан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе нияз Әхмәтҗановлар да катнашты. Чарада Биектауның 2 һәм 3 номерлы мәктәбе укучылары да мәктәп тормышы турында шигырьләре белән чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, бу уку елында районга 4 яңа мәктәп автобусы бирелгән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев