Рөстәм Кәлимуллин: «Без никадәр активрак булсак, шулкадәр күбрәк уңышка ирешәчәкбез»
Март ахырыннан башлап, пандемия белән бәйле карантин вакытында барлык район халкы контактсыз багланышларга күчкән иде. Сизелеп тора, район җитәкчелеге белән элеккеге кебек рәхәтләнеп, күзгә-күз карап сөйләшү, аңлашулар сагындырды халыкны.
Шул нисбәттән, Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халык белән аралашуның яңа ысулын тәкъдим итте. ВКонтакте һәм социаль челтәрләр аша район җитәкчелегенә килеп ирешкән сорауларга Рөстәм Галиуллович район газетасы һәм телевидениесе аша җавап бирергә кирәк дигән башлангыч белән чыкты. Шулай итеп, район халкы белән онлайн режимда эчкерсез элемтә урнашты. Рөстәм Галиуллович райондашларны борчыган күп санлы сорауларга җавап бирде, актуаль мәсьәләләргә ачыклык кертте, проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләде. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына онлайн-элемтә аша бирелгән сорауларга район Башлыгының җаваплары белән танышырга тәкъдим итәбез.
- Рөстәм Галиуллович, бүгенге көндә коронавирус белән бәйле проблемалар арта бара. Районда вирус йоктырып авырган кешеләргә бәйле вазгыять белән таныштырып китсәгез иде.
- Сер түгел, безнең районда да коронавирус белән авыручылар бар. Авыру әлегә иң югары ноктасына җитмәгән. Алга таба динамика нинди булыр - беркем әйтә алмый. Әмма шунысы хак: авыруны булдырмый калу, аңа каршы нәтиҗәле көрәш һәм алга таба язылачак статистика да безнең үзебезгә генә бәйле. Илебездә март ахырыннан карантин игълан ителде. Һәр социаль катлам халыкка илебез, республикабыз җитәкчелеге реаль ярдәм күрсәтү чараларын билгеләде. Шуңа күрә, карантин чорында булдыра алган кадәр өйдә утыру, кешеләр белән аралашуны чикләү һәркемгә бурыч итеп йөкләнде, бурыч белән бергә безнең һәрберебезгә зур җаваплылылык та йөк-ләнде. Өлкәннәр аерым кайгыртуга мохтаҗ. Аларны кибеткә барып азык-төлек сатып алу, аптекаларга йөрү кебек мәшәкатьләрдән азат итәргә кирәк. Үзизоляция безнең һәрберебезне тәртип, әхлак, әдәп ягыннан сыный. Бердәм булганда гына, бер максатны алга куеп эш иткәндә генә афәтләрдән котылып була. Без моңа мең тапкырлар инандык инде. Бүген районда күп санлы волонтерлар отряды эшли. Алар медицина хезмәткәрләренә, оператив хезмәт алып баручыларга, өлкәннәргә, күп балалы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәләр. Пандемия аркасында районда соңгы елларда нәтиҗәле генә генә эшләп киткән урта һәм кече бизнес та зур югалтулар кичерә. Без аларга да саллы гына ярдәм итү чараларын күрәбез. Азыктөлек кибетләрендә, даруханәләрдә бәяләр үсешен күзәтү астында тотабыз, закон бозучыларны ачыклау максатыннан рейдлар уздырыла. Барлык чаралар да тиз арада пандемияне юк итәргә корылган. Безнең һәрберебез моны аңларга, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге, исәнлеге хакына бүгенге көндә тыелган гамәлләрдән баш тартып торырга тиеш.
- С е з ү з ә к р а й о н х а с т а х а н ә с е б е л ә н берлектә хастаханәнең авыру йоктырган табиблары турындагы мәгълүматны яшерергә омтылган өчен җаваплылык тоясызмы? Бәлки, халыкка хәбәр итеп һәм табиблар янына күренергә килүчеләрне кисәтеп куярга кирәк булгандыр?
- Район үзәк хастаханәсендә эшләүче бер хезмәткәрдән алынган тест уңай нәтиҗә бирде. Авыруның беренче симптомнары билгеле булу белән аның белән элемтәдә булган һәр кеше карантинга ябылд ы . Б ә хет к ә к а р ш ы , аның белән контактта булган хезмәткәрләрнең берсендә дә коронавирус табылмады. Алардан алынган анализ тискәре дип килде. Авырган медицина хезмәткәре бүген инде терелде һәм яңадан үзенең хезмәт вазыйфаларына кереште. Форс ат та н ф а й д а л а н ы п , районның барлык медицина хезмәткәрләренә, та б и бл а р га , а ш ы г ы ч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә эшләүчеләргә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Бүгенге көннең геройлары - алар. Кеше гомере, аның сәламәтлегеннән дә кыйммәтлерәк берни юк дөньяда. Безнең табиблар олылауга һәм мактауга бик тә лаек.
- К арантинга кадәр мин үз эшемне ачып җибәргән идем. Икенче төрле әйткәндә, үзмәшгуль кешемен. Пандемия вакытында акча эшләү мөмкинлеге бетте, керем тукталды. Ә тормыш иптәшем декрет ялында. Кечкенә б а л а б ы з г а и к е а й , игезәкләребезгә 6 яшь, ә олы кызыбызга 15 яшь. Без дә, илебезнең барлык гражданнары кебек, үзизоляциядә утырабыз. Мондый шартларда гаиләмне ничек яшәтим икән?
- А й р ат Ра д и к о в и ч , мин Сезгә районның м ә ш г ул ь л е к ү з ә ге н ә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Анда Сезгә консультация бирерләр, кыен хәлдән чыгу юлларын күрсәтерләр.
- Рөстәм Галиуллович, ни өчен күп балалы гаиләдә укучы балаларны мәктәпләрдә коры паек белән тәэмин итмиләр икән?
- Район буенча барлыгы 110 балага коры паек оештырылды. Әлеге балалар 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдә тәрбияләнә. Бүгенге көндә районда укучы барлык балаларга да апрель һәм май айлары өчен коры паек әзерләнә. Алар мәктәпләр аша бирелә. Тарату вакытын яңадан хәбәр итәрбез.
- «Сандугач» балалар бакчасына балаларны урнаштыру тәртибе белән таныштырып үтсәгез иде. Анда чират нинди тәртиптә бара? Балам тугач та чиратка басып куйган идем. Кайчандыр чиратта 19 нчы булып тора идек. Ә бүген, ни өчендер, 33 нче урынга төшкәнбез. Моның сәбәбен «ташламалар белән файдалана торган балалар күп килде», дип аңлаттылар безгә. Ташламалардан файдалана торган гаиләләрнең ни өчен үз чиратлары булдырылмаган. Бүген минем балама 3 яшь тә 7 ай. Бакчага чират мәктәпкә барыр вакыт җиткәч кенә килеп җитәр, болай булгач. Рөстәм Галиуллович, зинһар өчен ярдәм итегез һәм бу х ә л д ә н ч ы г у юл ы н күрсәтегез. Бу минем генә үтенечем түгел, башка бик күп гаиләләр шундый хәлдә.
- Хөрмәтле әти-әниләр. Быел балалар бакчалаларын комплектлаштыру 1 июньнән башлана. Чират бозу очраклары безнең районда, гомумән, күзәтелми. Мондый сорауларны күп бирәләр. Без аларның барысын да контрольдә тотабыз. Нәкъ менә сораулары булган әти-әниләрнең балалары быел барысы да балалар бакчасына чират буенча йөри башлаячак.
- Рөстәм Галиуллович, Сезне Березовка бистәсенең яшь гаиләләре борчый. Безнең барыбызның да яшь балалары бар. Гаиләне тәэмин итүне бер ир кеше җилкәсенә генә аударып калдыру гадел булмас иде. Яшь әниләрнең дә эшкә йөреп, гаилә б ю д ж е т ы н а к е р е м кертәсе килә. Моның өчен бистә балалар бакчасында ясле төркеме ачу җитә. Чөнки күп кенә гаиләләрдә бала карарга әби-бабайлар ю к . Б е з р а й о н н ы ң мәгариф бүлегенә бу сорау белән мөрәҗәгать итеп караган идек инде, әмма җавап килмәде. Безнең балалар бакчасында ясле төркемен ачу өчен мөмкинлекләр бар, мәйдан җитәрлек. Шул мәсьәләне хәл итүегезне үтенеп калабыз Сездән.
- Әлбәттә, мондый проблема бар. Шул уңайдан без республикабыз җитәкчелегенә, Президентка да мөрәҗәгать иттек. Аңа бик зур рәхмәт. Аның ярдәме белән безнең районда 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бу программа кертелде инде. Анда 17 төркем ачылачак, шуларның 8е ясле төркеме булачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе төзү районда тулы көченә бара. Анда инде 40% эш төгәлләнде. Красносельский авыл җирлегендәге «Ак каен» балалар бакчасы 80 урынга исәпләнгән, ә анда 104 бала йөри. Без, иң беренче чиратта, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны кабул итәчәкбез. Чөнки мондый яшьтәгеләр арасында чират бик зур.
- Без Монте Альто бистәсендә яшибез. Безне су баса. Җиңү һәм Биккениев урамнары аша яңа төзелеп килә торган балалар бакчасына йөк машиналары йөри. Мондый машиналар өчен аерым юл да бар, югыйсә. Узган ел урамнарга вак таш җәйдергән идек. Ә бүген инде аның эзе дә калмады. Юлны авыр йөк машиналары юкка чыгарды. Машиналар төялгән килеш безнең өй каршысында озаклап тора, юлларда тирән чокырлар хасил булды. Яңгыр вакытында су безнең аша ага. Яз көне хәл тагын да кискенләшә. Кырдагы сулар да ташкын булып безгә таба ага. Су атналар буена туктамый. Балалар белән урамга да чыгып булмый, пычракка батабыз. Ярдәм итегез, зинһар.
- Дөрестән дә, мондый проблема турында без инде хәбәрдар. Ул җирлектә бик зур төзелеш эшләре бара, авыр йөк машиналары шул урамнар аша узып, юлларны җимереп бетерә. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң без ул урамнарга юл салдырачакбыз һәм, һичшиксез, тәртип урнаштырачакбыз.
- Рөстәм Галиуллович, мин Биектау авылы Кооператив урамында яшим. Безнең урам юлларыннан үтеп-сүтеп булмый, йортларга үзәк канализация системасы үткәрелмәгән. Югыйсә, 10 ел инде авыл Советында бу проблема турында белеп торалар.
- Бу проблема турында беләбез. Безнең район шәһәр яны районы. Төзелеш эшләре зур темплар белән бара. Ел саен 85 мең кв.метр торак мәйданны файдалануга тапшырабыз. Ә юллар төзелеше өчен һәм аларга ремонт ясарга бирелгән акча җитми. Мин сезгә республиканың үзара салым программасында катнашырга кирәк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итәм. Халыктан җыелган 1 сумга республика хөкүмәте тагын 4 сум өсти. Шул рәвешчә, килеп туган проблеманы уңай хәл итәргә мөмкинлек бирелә. Безнең районның күп кенә авыллары мондый ысул белән бик күп матур эшләр башкара. Кооператив урамында халык күп яши. Республика программасыннан файдаланып калырга кирәк.
- Биектау тимер юл бистәсе Станцион - ная урамының 4 нче йортында яшәүчеләр борчый Сезне, Рөстәм Галиуллович. Без эчә торган суның сыйфатыннан канәгать түгел. Белгәнегезчә, бу мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелгән иде. Без бүген дә эчә торган суны шешәләрдә сатып алабыз яисә башка урыннан алып кайтабыз. Тагын бер проблема - үзәк юлга чыгу юлын кайчан рәтләрләр икән? Көзен моннан үтеп булмый, кышын автомобильдә юлдан менеп булмый.
- Иң элек беренче соравыгызга җавап биреп үтәм. Без сез эчә торган суга анализлар ясаттык. Анализлар күрсәткәнчә, су эчәргә яраклы. Сезнең белән мин дә килешәм, аның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Урамдагы йортларга суны чистарта торган җиһазлар урнаштырылган. Аларны тулы көченә эшләтеп җибәрү өчен өстәмә финанслар таләп ителә. Идарә компаниясе проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап, шул йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте. Әмма халык безнең тәкъдимнәрне кабул итмәде. Икенче сорауга килгәндә, аны хәл итүдә без 3 тапкыр республика Президентына мөрәҗәгать иттек. Өчесендә дә Президент безнең гозерне үтәде. Мин килеп эшли башлаган елларда тимер юл аша бер генә чыгу юлы бар иде. Машиналар сәгатьләр буе юлның икенче ягына чыгарга чират көттеләр. Шул вакытта без республика Президентына мөрәҗәгать иттек. Ул безгә Каменкада юл төзергә ярдәм итте. Бөкеләр кимеде. Без уң яктан да шәһәр белән тоташу кирәклеген исбатлап тагын Президентка мөрәҗәгать иттек. Безнең теләккә тагын да уңай карап, Президент һәм урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә М7 магистрале белән тоташтык. Моннан соң Горький тимер юлы безнең юл аша чыгу урынын ябарга теләде. Монда да республика Президенты ярдәмгә килде. Тимер юл кичүе тагын калдырылды. Станционная урамыннан чыгу һәм керү буенча проблема бар, анысы. Әмма аны район үзе генә хәл итә алмый. Чөнки биредә Дәүләт торак фонды белән подрядчы арасында бәхәсләшү бара. Подрядчы, Дәүләт торак фондының ак - чаны кирәгенчә түләп бетермәвен сылтау итеп, юл салуны ахырына кадәр җиткермәде. Бәхәс уңай хәл ителгәннән соң подрядчы урамга асфальт салып бетерәчәк.
- Рөстәм Галиуллович, Б е р ё зо в к а б и с т ә с е Сосновая урамы 2 нче йорт янында берничә ел инде урамда лампочка янмый. Ярдәм итегез, зинһар.
- Белгәнегезчә, районда урамнарны яктырту буенча бик күп эшләнә. Республика программасы кысаларында үзәк урамнарга лампочкалар эленде. Сезнең урам 2020 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән. Димәк, 2020 елда сезнең урамда да яктырткыч лампочкалар пәйда булачак.
- Мин ике бала әнисе. Калинино авылын - да балалар өчен уен мәйданчыклары юк. Безнең балаларга уен м ә й д а н ч ы г ы к и р ә к . Безнең урамда асфальт юл да юк, балалар велосипедта, самокатта йөри алмый. XXI гасырда яшибез. Хурлык инде бу. Мин сорауларымны авыл җирлеге башлыгына биргән идем. Ул миңа: «Сезнең авылда рәсми теркәлгән балалар саны аз», дип җавап бирде. Фактта балалар бик күп. Ә суга, чүп-чар чыгаруга кеше саны буенча түлибез, ә уен мәйданчыгы төзүгә килгәндә, без аз икән. Безнең авылда клуб та юк. Анда балаларны түләүле түгәрәкләргә бирер идек. Барлык әтиәниләрнең дә балаларын Биектауга кадәр йөртергә мөмкинлеге юк бит.
- Биектау районында барлыгы 124 торак пункты исәпләнә. Күбесенә балалар мәйданчыклары, клублар, юллар һәм башкалар кирәк. Без соңгы елларда барлыгы 15 клуб төзеп сафка бастырдык, 17 клубка ремонт ясаттык. Бу юнәлештә хәл ителмәгән мәсьәләләр, әлбәттә, бар. Ел саен, әкренләп, максатыбызга таба барабыз. Калинино авылына да чират җитәр. Ә уен мәйданчыкларына килгәндә, тагын бер кат кабатлыйм, үзара салым системасы бу проблеманы бик җиңел хәл итәргә мөмкинлек бирә. Районның бик күп авыллары шулай эшли дә. Калинино авылы халкы референдумында бу мәсьәлә күтәрелгән иде. Әмма референдумга халык аз килү сәбәпле мәсьәлә ачык калды.
- Рөстәм Галиуллович, ишетүемчә, район үзәгендә Ислам үзәге төзелә. Ул кайда булачак?
- Ислам үзәге 4 нче урта мәктәп янында төзелә. Бу юнәлештә күп эшләр эшләнде инде, төзелеш тә ахырына якынлашып к и л ә . М ө м к и н л е к т ә н файдаланып, рай - о н м ө с ел м а н н а р ы н а мөрәҗәгать итәргә телим. Элек-электән дин белән бәйле төзелешләр игелекле кешеләр ярдәме белән алып барылган. Раббыбызның: «Мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә җәннәттә йорт төзермен» дигән вәгъдәсе бар. Изге Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен изге гамәл кылырга - сәдака бирү генә түгел, ә Ислам үзәге төзелешенә ярдәм итәргә көч тапсак иде. Матди һәм башка төрле ярдәм дә урынлы. Бүген моңа кадәр ярдәм иткән һәркемгә эчкерсез рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Үзәкне быел файдалануга тапшырырга ниятлибез.
- Рөстәм Галиуллович, якын арада районның кайсы төбәгендә юллар төзелеше һәм аларга капиталь ремонт эшләре башкарылачак?
- Юллар салу, ремонтлау программасы буенча 2020 елда башкарылачак эшләргә Биектау авылы Молодежная урамы, Светлая, Совхоз, Тынычлык, 3 нче Степная урамнары кертелде. Шулай ук, өлешчә ремонтлана торган юллар да бар. Андыйларга Б.Красная урамының Молодежная урамына кадәрге өлеше, Биектау тимер юл станциясенең Профсоюзлар урамы, Чернышевка авылының Чернышевская урамы, Дөбьяз авылының Авдеев урамы, Урта Алат авылының Үзәк урамы, Бөреле совхозының Светлая урамы кертелгән. Шулай ук Биектау авылының Трифонова, Дальняя урамнарына, Пермяки авылының Верхняя урамына, Каймар авылының Зеленая урамына, Тимофеевка авылының Заречная урамына, Эстачи авылының Югары Эстачи урамына, Гәр авылының Үзәк урамына таш җәеләчәк.
- Рөстәм Галиуллович! Пермяки авылының Үзәк урамына асфальт җәйдерүегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Без беләбез, бу эштә Сезнең шәхси өлешегез зур булды. Киләсе елларда башка урамнарга да асфальт юл җәелер дигән өметтә калабыз.
- Үзегезгә рәхмәт. Барыбыз да өмет белән яшибез. Әкренләп, уйланылган барлык матур хыялларны бергәләп тормышка ашырып барабыз. Бу эштә безгә үзара салым программасы да ярдәмгә килә. Без никадәр активрак булсак, шулкадәр күбрәк уңышка ирешәчәкбез. - Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Галиуллович.
Әңгәмәне Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев