“Россия чаңгы юлы” яшен дә, картын да үзенә җәлеп итте
Узган ял көннәрендә Биектау районында бик күп кешене үзенә җәлеп иткән чаңгы узышлары булды. “Россия чаңгы” юлында 500дән артык биектаулы катнашты. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп чаңгыга бастылар. Биектау авылыннан иң нәни чаңгычы Альберт Хәйретдиновка әле нибары 4 яшь. Спорт белән мавыгучы малай призлы урынны алмаса да, чаңгы юлында үзен сынап карады. Ярышта катнашучы иң өлкән кеше - Таһир Рәхмәтуллин нәни чаңгычыдан нәкъ 60 яшькә олырак.
“Россия чаңгы юлы” - катнашучыларның яшәү урыннары һәм саны буенча гадәттә кыш көне уздырыла торган иң зур күләмле ярыш. Ел саен ул районның барлык почмакларыннан актив тормыш рәвеше алып барырга яратучыларны бергә җыя.
“Россия чаңгы юлы”ның тантаналы ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Берничә номинациядә ярышның җиңүчеләрен дә соңрак ул бүләкләде.
- Спортка гашыйк кешеләр чаңгыга басу мөмкинлегеннән һәрвакыт файдаланып калырга тырышалар. Чаңгыны һәрвакыт үз итегез. Ярышта катнашучыларның ел саен һаман күбрәк була баруы, әлбәттә, сөенечле күренеш, - диде Рөстәм Кәлимуллин.
Өч гимн яңгыраганнан соң ярышларның башлануы турында игълан иттеләр. Старт сызыгына иң яшь катнашучылар басты. Стартка кадәр без иң яшь чаңгычыларның берсен - Биектау авылыннан Таһир Шәмсиевны очраттык. Аңа 6 яшь. Быел ул чаңгыга беренче тапкыр баскан. Таһирның әнисе - Гөлнара Шәмсиева Биектау районында ГТО тестлары үзәген җитәкли. Чаңгыда шуу - спортның комплекс нормативлары исемлегенә кертелгән төрләренең берсе. Шунысы гаҗәп - әнисе улын чаңгы спорты белән шөгыльләнә башларга үгетләмәгән, малай үз теләге белән килгән. Узыш юлыннан ул, алтын медаль алырга тырышып түгел, ә бәлки чаңгыда шууның бөтен рәхәтлеген тоеп, ашыкмый-кабаланмый гына барды.
Үзенең чираты килеп җиткәнне көткән арада башкалар коймак белән кайнар чәй эчеп сыйландылар. Ярыш тәртибе шундый - башта иң кечкенәләр шуа, аннары өлкәнрәкләр. Ә кемгәдер кайнар чәй дә кирәк булмады, андыйларга спорт күтәренкелеге дә җитте.
Җанатарлар спортчыларны кычкырып та, плакатлар язып та рухландырып тордылар. Олы Кавалдан килүчеләрне “Олы Кавал, алга!” дигән өндәмә белән озаттылар һәм каршы алдылар. Ралина Фазылҗанова 5-6 сыйныф кызлары арасыннан беренче булып килде.
- Бик авыр булса да, мин тырыштым. Бер дә егылмадым. Мин тәҗрибәле чаңгычы, спортның бу төре белән балалар бакчасына йөргәндә үк мавыга башладым, - диде Ралина үзе.
- Бәлки мин дә таләпчән укытучыдыр, әмма Ралина үзе дә булдыра. Максатчан кыз, спортның барлык төрләрендә 1 нче урынны ала. Мәктәбебезнең горурлыгы, - дип өстәде мәктәп директоры һәм бер үк вакытта физкультура укытучысы Нәгыйм Зәбиров.
Олы Кавалдан тагын бер чаңгычы “Россия чаңгы” юлында җиңү яулады. “55 яшьтән өлкәнрәкләр” категориясендә хатын-кызлар арасында Талия Сафина беренче урынны алды. Ул ярышта катнашучылардан иң өлкәне иде. Талия ханымга 62 яшь.
60тан узган ир-атлар арасында 64 яшьлек Таһир Рәхмәтуллин өенә алтын медаль белән кайтып китте.
Биектауның 1 нче һәм 2 нче, Бөреле, Ямаширмә, Мәмдәл, Коркачык, Олы Кавал һәм Мүлмә мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары ярышларның алтын медаленә ия булдылар.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев