Бүген Битаман авылы мәдәният йортында язучы Рәфис Корбанның юбилеена багышланган чара узды.
Чарада Казан шәһәренән килгән кунаклар да катншаты. Алар арасында шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Лауреаты Роберт Миңнуллин, язучы, шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Лауреаты Гәрәй Рәхимнәр бар иде.
Роберт Миңнуллин Рәфис Корбанның туган төбәгендә юбилей чаралары уздыру...
Бүген Битаман авылы мәдәният йортында язучы Рәфис Корбанның юбилеена багышланган чара узды.
Чарада Казан шәһәренән килгән кунаклар да катншаты. Алар арасында шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Лауреаты Роберт Миңнуллин, язучы, шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Лауреаты Гәрәй Рәхимнәр бар иде.
Роберт Миңнуллин Рәфис Корбанның туган төбәгендә юбилей чаралары уздыру мөмкинлеге һәркемдә дә булмавын ассызыклады. Мондый мөмкинлек өчен ул район җитәкчелегенә үзенең рәхмәтен белдарде.
Белешмә.
Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбанов - татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012 - 2016).
Ул 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә - «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.
Аннан соң Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.
2012 - 2016 еллар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Нет комментариев