Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Резидентлар сәнәгать паркларына ярдәм күрсәтә

Биектау районында эш визиты белән Татарстан Республикасының Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булып китте. Ул Биектау районында бизнесның ничек эшләвенә төшенү һәм аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыклау өчен райондагы бик күп объектларда булды.

Татарстан Республикасының Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Биектауга Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм Гарантия фонды вәкилләре белән килде. Район җитәкчеләре белән бергә алар Биектау авылындагы “ХЭФ” сәнәгать паркында булдылар һәм парк резидентларының ни белән шөгыльләнүләрен белделәр, аларның эшчәнлегендә килеп чыга торган проблемалар һәм кыенлыклар белән таныштылар.

Республика җитәкчеләре юктан гына килмәделәр. Очрашуда үсеш перспективалары һәм резидентлар, идарә итүче компанияләр өчен ярдәм чаралары комплексыннан файдалану мөмкинлеге турындагы мәсьәлә тикшерелде. -

Министр нәкъ менә сәнәгать паркының инфраструктурасына ярдәм итү өчен төрле программалар булачагы турында әйтте, болар - юллар, биналар, электр инфраструктурасы, шулай ук биналар төзелеше, - дип билгеләп үтте “ХЭФ” сәнәгать паркы директоры Ирек Нуриев.

Эш сәяхәтенең азагында район эшмәкәрләре белән очраштылар. Министрлык, эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды һәм Гарантия фонды вәкилләре очрашуда катнашучыларга бүген бизнес файдалана алырлык ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Мәсәлән, республикада йөкләнеш 70 проценттан кимрәк булган сәнәгать парклары үсешенә юнәлтелгән ярдәм чаралары тормышка ашырыла һәм бу зур мөмкинлекләр ача. Резидентлар транспорт салымы һәм оешмалар милке салымыннан тулысынча азат ителәләр, шулай ук аларга салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча киметелгән салым ставкалары бирелә.

Эшмәкәрләр үзләре әлеге концепция биргән мөмкинлекләр белән кызыксындылар һәм барлык сорауларына белгечләрдән тулы җаваплар ишеттеләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев